Лариса Усманова - социология фәннәре докторы. 1970 елның 15 мартында Казан шәһәрендә туган. 1992 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1992-1996 елларда университетның аспирантурасында укый. Казанда басылган "Молодежь Татарстана", "Казанские ведомости" газеталарында эшләде. 1999 елда япон телен өйрәнү өчен Япониягә китә. Япониядә 10 ел уку дәверендә магистр һәм докторлык диссертациясен яклый. Шул илдә Ерак Көнчыгышка күчкән татар мөһаҗирләре белән бәйле материалларны өйрәнә. Аның “Төньяк көнчыгыш Азиядә төрек-татар диаспоралары” эше япон һәм инглиз телләрендә китап булып та бастырылган («The Türk-Tatar Diaspora in Northeast Asia, Transformation of Consciousness. A Historical and Sociological Account Between 1898 and the 1950s). 2014 елда Казаннан Мәскәүгә күчә.
Сылтамалар
- Лариса Усманова: Япония дә татар иле. Гадел Галәметдин, Азатлык радиосы, 20 октябрь 2010
- Япония татарлары турында китап Казанга кайтты. Гамил Нур, Азатлык радиосы, 14 май 2008
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.