From Wikipedia, the free encyclopedia
Чын лайм (лат. Citrus aurantiifolia), яки ачы лайм[7] яки Мексика лаймы[8][9] — цитрус кебек үсемлекләр төре (Citrus) Һиндстаннан чыккан руталар (Rutaceae) гаиләсенә карый. Генетик яктан лимонга охшаш.
Лайм | |
Кыскача исем | C. aurantifolia |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Citrus ×aurantifolia Swingle, 1913 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | цитрус[d] |
Таксонның халык атамасы | 萊姆[1], 来檬[2], limera[3], 来檬[4], 绿檬[4], 枳壳[2] һәм Key lime |
Нәрсәнең чыганагы | Миртол[d], lime oil[d] һәм лайм[d] |
... хөрмәтенә аталган | Флорида-Кис[d] |
...өчен инвазион төр | Мадагаскар[5] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=10683[6] |
Лайм Викиҗыентыкта |
Исеме фарсы لیمو (лиму) сүзеннән килеп чыккан.
Урта диңгез буенча б.э. I мең еллыкның икенче яртысында үтеп керә.
Киң яфраклы лайм (Citrus latifolia) яки фарсы лаймы. Аның җимешләре лимонны хәтерләтә, алар эре (диаметрында 6-8 см), юка (1,5 мм) шома тышчасы белән. Чын лаймга караганда исе көчсезерәк. Гадәттә орлыксыз, составы буенча чын лаймга охшаш. Якынча чын лаймның лимон белән гибрид төре (культиген).
Шулай ук бу ырудан башка икенче якын төр бар — тәмле лайм (лат. Citrus limetta), яки лиметта яки тәмле лимон[10][11][12]. Лаймның бу төрләре «лаймс»[13], «һинд лиметы» (Citrus auraria limetta), «цитрон-лимет»[14] исемнәр астында билгеле .
Папеда чәнечкеле (лат. Cītrus hȳstrix), яки лима яки каффир-лайм.
Зур булмаган агач яки 1,5 м алып 5,0 м кадәр биеклектәге куак, сатыр куе, ботаклары кыска чәнечкеләр белән капланган. 1-7 чәчәк белән, чәчәк атуы ремонтантлы; җимешләре зур түгел — диаметрында 3,5—6 см, озынча, яшькелт, сусыл, бик ачы. Тышчасы яшел, саргылт-яшел яки сары, тулы туклык вакытында бик җиңел.
Чәчәк атуы һәм җимеш өлгерүе бөтен ел буена дәвам итә. Әммә төп чәчәк атуы яңгырлы мизгел башлану белән билгеләнә (май—июнь). Төп уңышны август, сентябрь һәм октябрь айларында җыялар. Җимешләре 8-10°С температура һәм һаваның чагыштырмача 85-90 % дымлылыгы вакытында 1,5—2 ай саклана. Тропикларда, гадәттә, Мексика сортын үстерәләр.
Лаймның туган иле дип Малакка ярымутравы исәпләнә. Лаймның сәнәгать культурасы беренче тапкыр XIX гасырның 70-се елларында Монтсеррат утравында (Кече Антиль утрауларыннан) барлыкка килә. Лаймның миллионлаган агачларын Һиндстан, Шри-Ланка, Индонезия, Мьянма, Бразилия, Венесуэла, Көнбатыш Африка илләрендә үстерәләр.
Халыкара базарына лайм башлыча Мексика, Мисыр, Һиндстан, Куба һәм Антил утрауларыннан китерелә. Лайм гадәттә диңгез дәрәҗәсеннән 1000 м биеклеккә кадәр тропик зоналарда культивацияләнә. Күп белгечләр, лайм туфрак шартларына таләпчән түгел, ташлы һәм ярлы комлы туфракта үсүе мөмкин, дип исәпли. Ләкин лыйм күпчелек цитрус культураларына караганда, туфрак-климат шартларына сизгер. Иң яхшы туфрак — тирән сөрелгән һәм яхшы дренажлы җиңел балчыклы. Лайм түбән температураларга тотырыклыгы буенча соңгы урыннарның берсен били, минус 1-2°С вакытында зыян күрә, лимон начар уңыш биргән дымлы тропик климат шартларына яхшы кулайлашкан, шуңа күрә тропикларда лайм — төп «ачы цитрус».
Лаймның күп сорттары бар:
Лаймның лимонайм (лайм × лимон), лаймкват (лайма × кумкват) һ.б. кебек гибридлары билгеле.
Башлыча чи килеш, шулай ук сут һәм сегментлар консервалауда кулланалар. Сутында 6-8 % лимон кислотасы бар, якшы сортларда орлыклар аз (0-4). Лайм исе лимон исеннән аерыла.
Лайм суты лимон кислотасын алу өчен файдаланыла. Мае алкогольсез эчемлекләр җитештерүдә ароматизатор кебек кулланыла.
Майлы тире өчен. Тире майлы булганда катнашмада: себум бүленүен контрольдә тота, биттәге кара нөктәләрне бетерә, тирене агарта (бигрәк тә арка һәм муенны). Чәчне, тырнакларны ныгыта, аларның үсешенә булышлык итә. Кан әйләнешен арттыра, зарарланган капилляр (купероз) һәм зыян күргән тирене тергезә, яңа күзәнәкләр үсешен стимуллаштыра, җыерчыкларны бетерә, тиренең тонусын күтәрә, йөзнең төсен якшырта (йөклелектән соң, тәмәке тартучыларның, гасаби стресслардан һәм каты авырудан соң). Ябык камедондарны (милиум яки ак сыткыларны) дәвалауда кулланылырга мөмкин
Лаймның ревматизмга каршы, антисептик, вируска каршы, бактерицид, яраны уңалту, тонусны күтәрүче үзенчәлекләре медицинада киң кулланыла. Йөрәкнең еш һәм көчле тибүен тынычландыра. Ашказанга уңай йогынты ясый. Эчәклекнең стресс китереп чыгарган ялкынсынуын бетерә. Еш кына лимон урынына кулланыла, чөнки аларның үзенчәлекләре охшаш. Бизгәкле, инфекцияле авыруларны, тамак авыруын, салкын тигәнне дәвалауда кулланалар.
Ботагында җимеше һәм өлешчә лайм |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.