Кылык төзелеше (Казан)

From Wikipedia, the free encyclopedia

55°47′ т. к. 49°11′ кч. о.HGЯO Кылык төзелеше, Кылык, Кылык бистәсе (тат. كلىك بىستەسىٰ[3] — Клыйк бистәсе, Klьjk bistəse) — Казанның хәзерге Совет районы территориясендә урнашкан бистә.

Кыска фактлар Дәүләт, Халык саны ...
Кылык төзелеше
Дәүләт  Россия
Халык саны 2779 (1917)[1],
3524 (1920)[1],
1649 (1923)[1],
2555 (1926)[2]
Thumb
 Кылык төзелеше Викиҗыентыкта
Ябу

Атаманың килеп чыгышы

Бистә «Кылык» исемен Зур Кылык һәм Кече Кылык авыл җәмгыятьләре җирләрендә урнашу сәбәпле алган;[4]XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[5]

Тарихы

Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килә[6]. 1913 елда Воскресенски вулысы полиция уряднигының яшәү урыны һәм Казан өязенең беренче участогы приставының фатиры була[7].

1920 елда Казан өязенең Кылык вулысы Кылык төзелеше бистәсендә балалар бакчасы, эшчеләр клубы һәм Казан өяз совет милициясенең 1 нче районы штаб-фатиры була[8]

Кылык төзелеше Казанга ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[9].

Халкы

Халык саны
1917[1]1920[1]1923[1]1926[2]
2779352416492555

Милли составы (1926): руслар — 1971 кеше (77,14%), татарлар - 539 кеше (21,10%)[10].

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.