Кубада азчылык дине From Wikipedia, the free encyclopedia
Кубада ислам (исп. El Islam en Cuba, гарәп. الإسلام في كوبا ) – азчылык дине. 2006 елның апреленә Кубада 3 000 мөселман яшәгән[1], бу барлык халыкның нибары 0,03 % ын тәшкил итә. Башка чыганаклар буенча, мөселманнар саны ― 7000[2]. Пью тикшеренүләр үзәгенең 2011 елгы хисабы буенча, илдә ул вакытта 10 мең мөселман яшәгән[3] (ил халкының 0,1 % ы), аларның күбесе ислам динен кабул иткән җирле халык[4].
Кубада ислам | |
Дәүләт | Куба |
---|---|
Кубада ислам Викиҗыентыкта |
1959 елгы революциядән соң, Куба рәсми рәвештә атеистик дәүләт була, һәм бөтен дини практика катгый чикләнә. 1992 елгы конституцион реформадан соң, Куба дөньяви дәүләткә әверелә, дин буенча чикләүләр кими төшә [5]. Католик дине ― Кубада колония чорыннан кереп калган иң эре дин. 2006 елда халыкның яртысыннан кимрәге үзләрен католик дип санаса да, ул, шуңа да карамастан, өстенлек итүче дин булып кала бирә. Протестантлар йогынтысы зур. Кубада шулай ук ислам, яһүд дине (2012 елда 500), Бәһаи дине тарафдарлары яши.
Ислам дине Кубага колония чорында (XVI гасыр ахыры – XIX гасыр) Көнбатыш Африкадан Кубага китерелгән коллар аша кергән [6]. 1808 елдан 1848 елга кадәр Африкада әсир ителгән һәм Америкага китерелгән мөселман колларның 49,4 % ы (20 654 кеше) Кубага китерелгән [7]. Бу колларның күбесе Сенегамбиядән чыккан мандинго халкы булган [6]. Африкалыларның күп кенә төркемнәре XIX гасырда, Көнбатыш Африкадагы җиһад аркасында, Кубага килеп, мандинголарга кушылган. Гавана судының Катнаш комиссиясе реестры, һәр кешенең уникаль номерын, җенесен, яшен, буй озынлыгын, каян килгәне турында мәгълүматларны үз эченә алган документлар белән Африкадан мөселман колларның Кубага килүен раслый [8]. Моннан тыш, Кубада Исламның Африкадан килеп чыгуына таныклыкларда Генри Лавджой (Henry Lovejoy) кебек галимнәр тапкан күп кенә мөселман исемнәре дә күрсәтә: Мөхәммәд, Хауса, Нупе һ. б [9]. 2011 елда ислам дине белгечләре шулай ук Гавана Катнаш комиссиясе судлары язмаларында табылган төрле исемнәргә гарәп һәм мөселман исемнәрен табу максатында анализ ясаган. 1959 елга кадәр Кубада 5000нән артык мөселман яшәсә дә, күбесе (80 % ка якыны) Куба революциясеннән соң эмиграцияләгән [10].
Куба мөселманнары ислам дине нигезләрен Якын Көнчыгыш илләренең Кубадагы илчелекләре һәм мөселман илләреннән Кубага укырга килгән студентлар ярдәмендә өйрәнгән. Кубаның абруйлы мәктәпләрендә һәм университетларында уку өчен күп санлы чит ил студентлары килә. Студентлар саны якынча 1500-2000 кеше тәшкил иткән. Бу төркемгә, аерым алганда, Пакистан (936 кеше), Әфганстан, Чад илләре студентлары керә. Чит ил студентларына Кубада ислам динен тотуда каршылыклар тудырылмый, әмма ислам динен яңа кабул иткән кубалылар эзәрлекләнә, мөслимәләргә хиҗаб кию рөхсәт ителми.
Ислам 1970 һәм 1980-елларда кубалылар арасында киң тарала башлый. Хәзерге вакытта Кубада басма һәм аудиовизуаль Ислам ресурслары юк диярлек. Илдә Коръәнне һәм башка төп ислам китапларын испан теленә тәрҗемә итү мөмкин түгел. Мөселман җәмгыятендә белемле ислам руханилары җитешми [11].
Ислам кешеләр икътисади кризис һәм дини бум кичергәндә популярлаша. Икътисади кризис кебек начар әйберләр булганда, кешеләр дингә мөрәҗәгать итәргә омтыла. Кубада дин 1990-елларда оешканрак төс ала башлый. Элекке заманда төп дин тотучылар коллар булу сәбәпле, аларның Ислам динен оешканрак итәргә ирекләре булмаган. Баштарак хөкүмәтнең дә ислам динен рәсми дин буларак кабул итүгә бәйле проблемалары була[12].
1990-елларда Куба хөкүмәте диннәрне рәсми тану юлына баса. Башта Кубада ислам динен тоту испан телендә Ислам буенча китаплар булмау сәбәпле авыр була, әмма 2015 елда Гаванада мәчет төзелеше тәмамлануга, кешеләргә гыйбадәт кылу җиңелрәк була башлый [13].
Куба мөселманнарының кайберләре өчен үзгәрешләр бик авыр бирелә, чөнки алар һәрвакыт дуңгыз ите ашаган һәм алкоголь кулланган. Кубаның мөселман җәмгыте бик яшь булганлыктан, Кубаның күп кенә җирле традицияләре яңа мөселман йолалары белән кушылган. Яңа укытучылар һәм җәмәгать урыннары барлыкка килү белән кубалылар ислам динен кабул итәчәк һәм дин үсәчәк [14].
2001 елда Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре ярдәмчесе шәех Мөхәммәд бин Нассир Әл-Абуди Кубага ил хакимиятеннән Куба өммәтенә (мөселман җәмгыятенә) ярдәм итәрлек Ислам оешмасын гамәлгә кую өчен рөхсәт алырга килгән[15]. Әлеге оешманың максатлары арасында – мәчетләр төзү һәм мөселманнар арасында ислам мәдәниятен тарату.
Кубада ике ислам төркеме бар:
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Абдалла мәчетенең гыйбадәт бүлмәсе фотосурәте. | |
Элек Куба мөселманнары намазны өйләрендә укыган. Иске Гавананың «Гарәп йорты» (Casa de los Arabes) дип аталган урынында җәмәгать белән җыелып, җомга намазлары укылган. Андалузия архитектура проекты буенча төзелгән Гарәп йорты 1940-елларда Кубада яшәгән бай гарәп мөһаҗиренеке булган. Әлеге йортта Гарәп музее һәм ресторан урнашкан. Катар хөкүмәте йортны үзгәртеп кору өчен 40 000 АКШ доллары биргән, әмма йортта җомга намазлары гына үткәрергә рөхсәт ителгән [17].
Кубага килгән Гуманитар ярдәм фонды (IHH) әгъзалары сүзләренә караганда, элекке президент Фидель Кастро үз иле мөселманнары өчен мәчет төзергә вәгъдә иткән булган [18].
2015 елның июленә Төркия Дин эшләре фонды Куба мөселманнары өчен беренче гыйбадәт бүлмәсен ача. Кубадагы беренче мәчет тә Төркия финанславында төзелә башларга тиеш булган [19].
Кубада Иске Гаванада Абдалла (Габдулла) мәчете (Mezquita Abdallah) дигән мәчет урнашкан. Бу мәчет – Кубада бердәнбер рөхсәт ителгән мәчет. Ольгин шәһәрендә Абдуллатиф Әбу Мәрьям (Abdullatif Abu Maryam) үз бакчасында зур булмаган мәчет тота. 2017 елның июлендә аңа дәүләт куркынычсызлыгы агентлары бәреп керә, алар имамны кыйный, кулларын сындырып, төрмәгә озата, бер атнадан соң залог биреп азат ителгән [20].
Бүген Абдалла мәчете урнашкан бина элек иске (антиквар) автомобильләр музее булган [21]. Аннары бина мәчет итеп үзгәртеп корылган һәм, хөкүмәт рөхсәт биргәннән соң, 2015 елның июнь аенда ачылган [22][23][24]. Мәчет колониаль стильдә төзелгән, тартма формасындагы 1 катлы бинадан гыйбарәт [22]. Аның эчке диварлары эре гарәп каллиграфиясе белән бизәлгән [21]. Җомга намазы вакытында мөселманнар саны 150-200 кешегә, атна ахырында 300 кешегә җитәргә мөмкин (җирле халык, шулай ук туристлар арасыннан чит ил мөселманнары). Мәчет эчендә гыйбадәт кылу бүлмәсе бар, уртасында ир-атлар һәм хатын-кызларны аерым укыту өчен киртә куелган. Идән матур көрән келәм белән капланган; яшел төстәге баганалар мәчетнең түбәсен тотып тора, һәр баганада, аста, китап киштәләре урнашкан; матур бизәлгән миһрабы бар. Шулай ук испан һәм гарәп телләрендә язылган күп кенә Коръән күчермәләре куелган [25].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.