From Wikipedia, the free encyclopedia
Конфуцийчылык — Конфуций тәгълимате нигезендә барлыкка килгән көнчыгыш дин.
Борынгы дөньяның күп укымышлылары кебек аны да бөтенесеннән элек кеше үзе кызыксындырган. Конфуций тәгълиматы — кешеләргә нәрсәгә омтылырга, җәмгыятьтә яшәгәндә нинди кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәклеген, гаиләдә мөнәсәбәтләр нинди төзелергә, табигатькә нинди караш булырга тиешлеген өйрәткән. Бу борынгы акыл илаһи — Күкле үрнәк итеп санаган. "Табигать кануннарына кешегә карата матур биш сыйфат: акыллылык, кеше сөючәнлек, тугърылык, олыларны хөрмәтләү һәм егетлек хас булырга тиеш; аларныкы исәпләмичә, кешеләр тормышында тәртип булмаячак", — дигән ул. Конфуций сайлап алынганнар гына бу сыйфатларга ия, шулай да һәр кем аңа онтылырга тиеш, дип исәпләгән. Акыл иясенең фикеренчә акылга нигезләнеп төзелгән җәмәгать королышы кешегә үз-үзен камилләштерү мөмкинлеген бирергә һәм уңлы-суллы табыш китерергә тиеш булган. Дәүләтне Конфуций кече кеше олысына (гади кеше аксөяккә) буйсынырга тиеш булган зур бер гаилә дип караган. Дәүләттә иң өлкән кеше — хаким Күк улы. "Патша — ул халык өчен әти да, әни дә, — дип акыл өйрәткән. — Патшага хезмәт итүче һәр кем, аксөяк я ул гади кешеме, я фәкыйрь баймы, үз гомерендә бер нинди шартларда да патшага каршы баш күтәрергә тиеш түгел". Конфуций һәр кеше җәмгыятьтә Күк билгеләгән урынын нык белергә тиеш дигәнне яклаган. "Хаким — хаким, түрә — түрә, әти — әти, ул — ул булып калырга тиеш", — дигән ул.
Үзенең тормышчанлыгы белән кызыктырган Конфуций тәгълимате дингә әверелгән. Аның нигезендә идеаль җәмгыять, идеаль гаилә төзергә һәм үз-үзеңне камилләштерергә мөмкин булып тоелган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.