From Wikipedia, the free encyclopedia
Кече Битаман — Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл. Кече Битаман авылы район үзәге Биектаудан 36 чакрым ераклыкта урнашкан.
2000 елда авылда 194 кеше яши. Халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек. Авылда башлангыч мәктәп, китапханә, клуб һәм мәчет эшли.
Почта индексы — 422725.
Язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов, 1926—1997) Кече Битаман авылында туып үсә. Шагыйрь Рафис Харис улы Корбанов (1957) та Кече Битаманда дөньяга килә.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.