Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кече Башкортстан (баш. Бәләкәй (Кесе) Башҡортостан, Башкурдистан[1], рус. Малая Башкирия) - 1917 елның 15 ноябрьдә игълан ителгән һәм декабрьдә 3‑че Бөтенбашкорт корылтаенда автономияне гамәлгә ашыруның беренче этабы буларак расланган автоном Башкортстанның тәүге территориясе, 1918 елның гыйнварында Кече Башкортостан исемен ала.
Кече Башкортстан | |
баш. Бәләкәй Башҡортостан | |
Байрак | |
Дәүләт | РСФСР[d] |
---|---|
Башкала | Стәрлетамак |
Хөкүмәт башлыгы | Юныс Бикбов һәм Мөхәммәтхан Кулаев |
Халык саны | 1 250 059 |
Административ үзәге — Стәрлетамак шәһәрендә (1919-1922).
Кече Башкортстан проектының авторы — Зәки Вәлиди, күпчелекне башкортлар тәшкил иткән территорияләрдә генә мөстәкыйль башкорт дәүләтчелеге мөмкин дип саный. Ул төзегән проектка Уфа губернасы, Пермь губернасы (Екатеринбург өязе, Кызылъяр өязе, Шадринск өязенең бер өлеше), Самар губернасы (Бозаулык өязенең бер өлеше), Ырынбур губернасының башкорт территорияләре керәләр. Башкаласы Стәрлетамакта була. 1919 елның 20 мартында ул Совет хөкүмәте тарафыннан таныла.
1917 елда Кече Башкортостан 9 кантонга (Барынтабын, Бөрҗән-Түңгәвер, Җиде Ыруг, Искен-Катай, Кыпчак, Куакан, Тамьян-Катай, Тук-Чуран, Үсәргән) бүленә, 1918 елда — 13 кантонга (Аргаяш кантоны, Бөрҗән-Түңгәвер кантоны, Дуван кантоны, Җиде Ыруг кантоны, Көзәй кантоны, Кошчы кантоны, Кыпчак кантоны, Табын кантоны, Тамьян-Катай кантоны, Тук-Чуран кантоны, Үсәргән кантоны, Юрматы кантоны, Ялан кантоны).[2]
Кече Башкортостан чикләрендә Башкортостан автономиясе «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешү» (20 март 1919) белән раслана. 1920 елда халык исәбен алу мәгълүмәтләре буенча, Кече Башкортостан территориясе 93 108 км², халкы 1249539 кеше тәшкил иткән. 1922 елда Олы Башкортстан итеп үзгәртелән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.