From Wikipedia, the free encyclopedia
Камилла Лэкберг(швед. Camilla Läckberg, 30 август 1974 ел) — швед язучысы. Аның китаплары 30 дан артык башка телләргә тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре мотивы буенча швед телесериалы төшерелгән.
швед. Camilla Läckberg | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Швеция |
Туу датасы | 30 август 1974[2][3][4] (50 яшь) |
Туу урыны | Фьельбака[d], Танум[d], Гётеборг-Бохус[d], Швеция[5] |
Ире яки хатыны | Martin Melin[d] |
Һөнәр төре | язучы, новеллачы, телеалыпбаручы, икътисадчы |
Әлма-матер | Гөтеборг университеты[d] |
Активлык чорнының башы | 2003 |
Жанр | криминальный роман[d] һәм детская литература[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | camillalackberg.se(швед.)(ингл.) |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 55 115 |
Камилла Лэкберг Викиҗыентыкта |
Булачак беллетрист 1974 елның 30 августында Швециянең зур булмаган Фьельбака дигән порт шәһәрендә 1974 елның 30 августында туган. Бик иртә әдәбият белән мавыга башлый. Бала чагынан ук, әкиятләр иҗат итеп һәм аларны сөйләп, үзен язучы буларак сынап карый. Гётеборг университетында икътисад һәм маркетингны өйрәнә һәм Стокгольмда берничә еллап бу тармакта эшли. Детективлар язарга өйрәткән курс тәмамлаганнан соң, 2002 елда беренче романы «Боз принцесса» басылган. Өч елдан «Тәглимәт таратучы» дөнья күрә. Шуннан яшь язучының Эрика Фальк һәм полицейский Патрик Хедстрём турында триллерлар сериясе туа. Детективлардан тыш, Камилла Лэкберг күренекле пешекче Христиан Хелльберг белән автордашлыкта ике аш-су китабы һәм «Супер-Чарли» балалар китаплар сериясен бастыра.
Үзенең өч баласы: беренче никахыннан — Вилле һәм Мейа, полицейский һәм телевидение алып баручысы Мартин Мелин (2014 елда аерылганнар) белән икенче никахыннан — Чарли белән Стокгольмда яши. Лэкберг укучыларына, үзеннән аермалы рәвештә, геройларының аерылышмаячакларын вәгәзли[7]. Язучылыктан тыш, Лэкберг ювелир бизнесы һәм тавыш яздыру компаниясе милекчесе булып тора. 2012 елда ул Россия «Йолдызлар белән бию» шоуына охшаган Let's Dance шоуында катнаша, һәм анда дүртенче урын били.
Камилла Лэкбергны «швед Агата Кристи»сы дип атыйлар[8]. 2014 елга аның китаплары 55 илнең 35 теленә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы миллион данә тәшкил иткән[9]. Лэкберг романнарында гаилә тормышы һәм гаилә серләрен: вакыйганы төрле персонажлар күзлегеннән карау үткән тормыш сәхнәләре белән берләшкән, һәм шул барлыкка килгән трагедиянең тамырларын күрсәтү төп тема булып тора[10]. Язучы үзе тануы буенча, ул очраклы рәвештә, атасының фаҗигале һәлак булган хатыны һәм баласы булганын ишетә һәм алар турында гаиләдә беркем аңга да алмаган була. Шуңа язучы бу проблема буенча уйлана башлый[11]. Тәнкыйтчеләр авторның батыр характерларын җентекле эшкәртүен, көнкүреш детальләренә игтибарын билгели[12].
рус исеме | Бетү елы | Оригиналь |
---|---|---|
Ледяная принцесса (роман) | 2003 | The Ice Princess (novel) Isprinsessan |
Проповедник (роман) | 2004 | Predikanten |
Вкус пепл (роман) | 2005 | Stenhuggaren |
Запах соли, крики птиц | 2006 | Olycksfågeln |
Тимер тәре | 2006 | Tyskungen |
Письмо от руски | 2007 | Sjöjungfrun |
Призрачный маяк | 2009 | Fyrvaktaren |
Ангелово | 2011 | Änglamakerskan |
Укротитель | 2014 | Lejontämjaren |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.