Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан Тихвин чиркәве, рус. Казанская Тихвинская церковь — Татарстан башкаласы Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә, Михаил Худяков урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсе, Татарстандагы керәшен приходлары үзәге. Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый.
Чиркәү | |
Ил | Россия |
шәһәр | Казан |
Дин | Православие |
Мәхәллә | Казан епархиясе |
Бина төре | чиркәү |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
1989 елның 23 декабрендә Казан һәм Мари архиепискобы Анастасий (Меткин) фатихасы белән гыйбадәт кылуны татар (керәшен) телендә башкару гамәлгә керә. Петр һәм Павел гыйбадәтханәсенең аскы храмында Павел атакай (Павлов) чиркәү-керәшен телендә гыйбадәт үткәрә. 1997 елда Тихвин чиркәве Россия православие чиркәвенең Казан һәм Татарстан епархиясенә кайтарып бирелә [2], шәһәрнең керәшен приходына тапшырыла, җөмһүриятнең керәшен приходлары үзәгенә әверелә. Дини йолалар, гыйбадәт кылу, кагыйдә буларак, татар (керәшен) телендә башкарыла[3]. Россия Библия җәмгыяте җитәкчелегендә Изге китапның инкыйлабка кадәр тәрҗемә ителми калган өлешләрен татар (керәшен) теленә тәрҗемә итү дәвам итә. 2010 елда Тихвин чиркәвенә элек православие дине руханилары җирләнгән каберлек урыны кайтарып бирелә [4]. 2015 елда гыйбадәтханәдә керәшен тарихы һәм мәдәнияте музее ачыла[5]
8 июльдә Казанның керәшен чиркәве Тихвин Изге Ана иконасын олылый. Әлеге көн керәшен чиркәвенең престол бәйрәме булып санала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.