From Wikipedia, the free encyclopedia
Кави Кәримов (15 гыйнвар 1947 ел) — тарихчы. Тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993), СССРның мәгариф отличнигы (1990), Башкортстан Республикасының белем бирү отличнигы (1997), Россия Федерациясенең почетлы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006).
Кави Кәримов | |
---|---|
Туган | 1947 Тәтешле районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Кәримов Кави Кәрим улы 1947 елның 15 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Ялгызнарат авылында туган. Шәҗәрәсе 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан Алпаев Зөлкәрнәй Сәлимкәй улына барып тоташа[1].
1969 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
1969 елдан Тәтешле урта мәктәбендә, ә 1972 елдан Бөре педагогия институтында укытучы булып эшли. 1982 елда «Социализм төзү шартларында Башкорт АССР-ында фәннең үсеше» (рус. «Развитие науки в Башкирской АССР в условиях строительства социализма») темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1986 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли:
2000 елда «ХХ гасырның икенче яртысы — ХХ гасырның беренче яртысында Башкортстанда фәннең үсеше» (рус. «Развитие науки в Башкортостане, вторая половина ХIХ — первая половина ХХ вв.») темасына докторлык диссертациясе яклый.
2009 елдан Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президентының ярдәмчесе була.
2010 елдан Уфа дәүләт авиацион техник университетында укытучы булып эшли.
Кәримов Кави Кәрим улы — 200‑гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм уку әсбабы авторы. Аның фәнни хезмәтләре XVIII—XX гасырларда Башкортстанда фәннең барлыкка килү һәм үсеш проблемаларына багышланган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.