Ирек Минзәки улы Мортазин (1964 ел, 5 апрель, ТАССР, Саба районы) — журналист һәм блогчы, сәяси активист. Татарстан Республикасы президентының пресса үзәгенең элекке җитәкчесе (19992002).

Кыска фактлар Ирек Мортазин, Туган телдә исем ...
Ирек Мортазин
Thumb
Туган телдә исем Ирек Минзәки улы Мортазин
Туган 5 апрель 1964(1964-04-05) (60 яшь)
Татарстан АССР, Саба районы, Байлар Сабасы
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре журналист, сәяси активист
Сайт        irek-svoboda.info

 Ирек Мортазин Викиҗыентыкта

Ябу

Биография

  • 1981-1990 — СССР Хәрби Көчләре сафларында хезмәт итә.
  • 1990-1991 — СССР халык депутаты В. Лопатин хезмәтчесе булып эшли.
  • 1991 елдан журналистика белән шөгыльләнә башлый. «Русский Север», «Губернские вести», «Молодежь Татарстана» гәзитләрендә эшли.
  • 1995 елданмөхбир, «Молодежь Татарстана» гәзитенең баш мөхәррире урынбасары.
  • 1995 елдан 1999 елга кадәр — Казандагы БДТРК мөхбир пункты мөдире.
  • 1999 елдан — ТР президентының пресса үзәге җитәкчесе.
  • 2002 елның июнь аеннан — Татарстан ДТРК рәисе.
  • 2011 елдан Мәскәүдә яши, «Новая газета»ның махсус мөхбире[2].

Ирек Мортазин эше

2008 елның 12 сентябрендә Ирек Мортазин үз блогында Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр урнаштыра. Минтимер Шәймиев 18 сентябрьдә Тикшерү комитетына үзенә яла ягу турында гариза тапшыра. Шул ук елның декабрь аенда Тикшерү комитеты эш ача, 2009 елның август аенда Киров район мәхкәмәсе бу эшне карап үтә һәм Ирек Мортазинга гаепләү карары чыгара. Ул бер ел һәм тугыз айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасына хөкем ителә. 20092010 елларда җәза срогын Питрәч районы Пановка төрмәсендә уза.

Гаилә хәле

Өйләнгән, өч баласы бар.

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.