From Wikipedia, the free encyclopedia
Ингуш дәүләт университеты (рус. Ингушский государственный университет (ИнгГУ), ингуш. Гlалгlай паччахьалкхен университет) — Ингушетия Республикасының башкаласы Магаста урнашкан югары уку йорты. 1994 елда нигезләнгән. Россия Федерациясендә иң яшь университетларның берсе.
1994 елның 23 апрелендә РФ Хөкүмәтенең 389нче санлы карары нигезендә Ингуш дәүләт университеты төзелә. Гамәлгә куючысы — Россия Федерациясенең югары белем буенча дәүләт комитеты (хәзер РФ фән һәм югары белем министрлыгы карамагында)[1][2].
1994 елның сентябрендә университет эшен башлап җибәрә һәм Орджоникидзевская станицасында урнашкан элекке Ставрополь очучылар әзерләү училищесы бинасында урнаша.
2012 елның 29 декабрендә университет спорт комплексы территориясендә йөзү бассейны ачыла[3].
Университетта 508 укытучы эшли, шулар эчендә 53 профессор — фән докторы һәм 275 доцент — фән кандидаты, 26 укытучының «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү почетлы хезмәткәре» мактаулы исеме бар. Югары уку йортында 22 юнәлеш буенча белгечлек алырга, 17 юнәлеш буенча бакалавриатта, 9 юнәлеш буенча магистрлыкка, 10 белгечлек буенча аспирантурада, 12 белгечлек буенча интернатурада һәм 8 юнәлеш буенча ординатурада белем алу мөмкинлеге бар. Студентларның гомуми саны 10 меңнән артып китә.
2. Юридик |
---|
|
3. Икътисад |
---|
|
4. Финанс-икътисад |
---|
|
5. Физика-математика |
---|
|
6. Технологик-педагогика |
---|
|
7. Филология |
---|
|
8. Медицина |
---|
|
9. Агро-инженерия |
---|
|
10. Химия-биология |
---|
|
+. Факультетара кафедралар |
---|
|
Ингуш дәүләт университеты комплексына керә:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.