From Wikipedia, the free encyclopedia
Илья Сергеевич Глазунов (1930 елның 10 июне, Ленинград, ССРБ — 2017 елның 9 июле, Мәскәү, Россия) — Совет һәм Россия рәссамы, сценограф, педагог. ССРБның халык рәссамы (1980). «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры. Россия рәсем сәнгате, скульптура һәм сәнгать академиясенә нигез салучы һәм ректоры.
Илья Глазунов | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Илья Сергеевич Глазунов |
Туган | 10 июнь 1930[1][2][3][…] Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Үлгән | 9 июль 2017[2][1][4] (87 яшь) Мәскәү, Россия |
Үлем сәбәбе | йөрәк җитешсезлеге |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] |
Җефет | Нина Александровна Виноградова-Бенуа[d] |
Балалар | Иван Ильич Глазунов[d] |
1930 елның 10 июнендә Ленинградта туган. Әтисе — Сергей Фёдорович Глазунов, тарихчы; әтисе буенча абыйсы — патологоанат һәм рәсем сәнгате коллекционеры Михаил Глазунов. Әнисе — Ольга Константиновна Глазунова (Флуг); әнисе буенча абыйсы — Көнчыгышны өйрәнүче Константин Флуг, Г. И. Флугның Петербург алман фабрикантының токымнары[5].
Ленинград камалышын кичерә, ә әтисе, әнисе, әбисе һәм башка туганнары һәлак була[6]. 12 яшьтә басып алынган шәһәрдән «Тормыш юлы» буенча Ладога аша чыгарылган.
Новгород янындагы Гребло авылында яши. 1944 елда блокаданы өзгәч, Ленинградка әйләнеп кайта. Ленинград урта сәнгать мәктәбендә, Илья Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында Борис. Иогансон остаханәсендә (1951—1957) укый. Тарату буенча Ижауга рәсем һәм тригонометрия укытучысы итеп җибәрелә, аннан Ивановога, аннары Мәскәүгә күченә.
1957 елның февраль башында Мәскәүнең Үзәк сәнгать йортында рәссам эшләренең зур уңышка ирешкән беренче күргәзмәсе уза.
1977 елда «ХХ гасыр мистериясе» картинасын үз эченә алган күргәзмә «совет идеологиясенә каршы» буларак ябыла.
1978 елдан башлап Василий Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында портрет остаханәсен җитәкли..
1981 елда Мәскәүдә Декоратив-гамәли һәм халык сәнгате Бөтенсоюз музеен оештыра һәм аның директоры була.
1987 елдан — Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм төзелеш сәнгате академиясенең алыштыргысыз ректоры.
2004 елның 31 августында тантаналы рәвештә Илья Глазуновның Мәскәү дәүләт картиналар галереясе ачыла.
2017 елның 9 июлендә Мәскәүдә вафат була[7]. Новодевичье зиратына җирләнгән.
1950 нче еллар уртасы — 1960 нчы еллар башына кадәрге рәсем эшләре академик манерада башкарылган, психологизм һәм эмоциональ яктан аерылып тора. Кайчагында француз һәм рус импрессионистларының һәм Көнбатыш Европа экспрессионизмының йогынтысы сизелерлә («Ленинград язы», «Ада», «Нина», «Соңгы автобус», «1937 ел», «Икәү», «Ялгызлык», «Метро», «Пианистка Дранишникова», «Джордано Бруно»).
1960 еллар башында «Родина» патриотик клубын оештыра, ләкин ул тиздән ул бетерелә.
1970 елларда Мәскәүне реконструкцияләү генераль планына каршы чыга. Фикердәшләре белән бергә, «иске» Мәскәүгә багышланган һәм коммунистик җитәкчелекнең шәһәр төзелеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килгән югалтуларны чагылдыручы альбом иҗат иткән. Ул һәм композитор Вячеслав Овчинниковка фән һәм мәдәният эшлеклеләренең СБКФ ҮК Политбюросына хат белән имзаларын җыйган. Генераль план Манежда күзәтүгә куелган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтьләнгән. Шуннан соң план кире алынган, ә Мәскәү Баш архитектура-планлаштыру идарәсе каршында иҗтимагый совет төзелә, аның карарыннан башка тарихи төзелешләрнең җимерелүенә юл куелма алмаган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.