Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге From Wikipedia, the free encyclopedia
Ильинка вулысы (тат. ئىلﻱىنكا ۋولىٰسىٰ , рус. Ильинская волость) — 1860-еллардан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Ильинское авылы.
Ильинское авылында вулыс идарәсе, Васильево авылында полиция уряднигы фатиры урнашкан.
Ильинка вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.
1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.[2]
1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1927 елның 14 февраленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.
XIX гасыр азагында Ильинка вулысы көнбатышта – Чар өязенең Олы Шигак вулысы һәм Чабаксар өязенең Помар вулысы белән, төньякта – Кукмара һәм Кавал вулыслары белән, көнчыгышта – Казан шәһәре һәм Каймар, Воскресенски һәм Сабакай вулыслары белән чиктәш булган.
1918 елда вулысның төньяк-көнбатыш өлешеннән Олы Парат вулысы төзелә (1921 елда ул яңа оештырылган Мари АӨ составына күчерелә).
1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Ильинка вулысы территориясе зурайтылган Казан вулысына керергә тиеш була, ләкин аны төзүдән баш тартырга карар кылына, чөнки төзелә торган вулысның авылларының бер өлеше үзәктән артык ерак булыр иде. Аның урынына зурайтылган Воскресенски һәм Ильинка вулыслары төзелә; соңгысы күрше Кукмара һәм Кавал вулыслары исәбенә зурайтыла. Шул ук 1924 елда торак пунктларның бер өлеше Казанга кушыла.[3]
1927 елның 14 февралендә Ильинка вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Воскресенски районына тапшырыла.[4]
1883 елда Ильинка вулысында 11 община, 28 торак пункты (Юдино, Ильинское, Раифа һ.б.) һәм 1549 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 429,47 км², сөрү җирләре 150,7 км² тәшкил иткән.[5]
1890 елда вулыста 28 торак пункты һәм 1483 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 215,44 км² тәшкил иткән.[6]
1897 елда вулыста 30 торак пункты булган.[7]
1926 елның 1 гыйнварында вулыста 21 авыл җирлеге, 33 торак пункты һәм 2683 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 685 км² тәшкил иткән.[1]
1883 | 1885 | 1890 | 1897 | 1926 |
---|---|---|---|---|
8093 | 8504 | 7571 | 10547 | 16214 |
1883 елда халык саны 8093 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3692 җан, хатын-кызлар — 4401.[5]
1885 елда халык саны 8504 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар – 69,5%.[8]
1890 елда халык саны 7571 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3721 җан, хатын-кызлар – 3850.[6]
1897 елда халык саны 10547 кеше тәшкил иткән.[7]
1926 елда вулыста 16214 кеше яшәгән.[1] Төп милләтләр: руслар, марилар.[9]
1904 елда вулыста 7 чиркәү урнашкан. 10 зимства, 3 чиркәү-мәхәллә һәм бер грамота мәктәпләрендә 543 малай һәм 197 кыз белем алган.[10][11]
1914 елда 2692 йортта 2411 ат, 7217 сарык, 32 кәҗә, 1057 дуңгыз һәм 3446 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 19226 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[11]
Вулыс территориясе аша Казан-Чар почта тракты үткән. 1890-елларда Мәскәү-Казан тимер юлы участогы төзелгән, 1918 елда Казан-Екатеринбург тимер юлының Кызыл Тау — Дербышка участогы файдалануга тапшырылган.[11][12]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.