кинорежиссер, продюсер, оператор, музыкант From Wikipedia, the free encyclopedia
Илшат Рәхимбай, Илшат Рәфкать улы Рәхимов (1988 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач) ― кинорежиссёр, продюсер, кинооператор, монтажёр, сценарист. Кыска метражлы «Гастарбайтер» (2014), «Күз алдыңа китер» (рус. Представь), «Әпипә» (2019) фильмнары, «Микулай» этно-триллеры (2022) режиссеры[1].
1988 елның 18 апрелендә Балтачта туган[2]. Әтисе Рәфкать һөнәре буенча теш технигы, Арча районы Мирҗәм авылыннан, әнисе Сәрия сәүдә өлкәсендә эшләгән. Бертуган апалары Гөлназ, Гөлшат[3].
2 яшендә укырга, 4 яшендә балалар бакчасында курай уйнарга өйрәнгән Илшатны 6 яшендә (башкалардан бер ел алдан) музыка мәктәбенә алалар. Башта курай классында, аннары фортепьяно буенча укыган. Бишенче класста ук кулына камера тотып, төрле ракурсларда видеолар төшерә башлаган. Мәктәптә яхшы укыган, 9нчы сыйныфта татар теленнән республика олимпиадасында җиңүче була. Зуррак классларда КВН белән мавыга, команда оештырып, республикада җиңү яулый. Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестивалендә лауреат була. Яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе эшендә (җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов) катнашып, Италия, Канада, Чехия, Австралияне күрә.
Мәктәпне медальгә тәмамлаган. Нәҗип Җиһанов исемендәге бәйгедә беренче урынны алгач, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән чыгыш ясый, рояльдә уйный. Казан музыка училищесына укырга керергә уйлый, ләкин аның яшәргә тулай торагы булмагач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын сайлый. Югары стипендия алып укый. 2 курсны тәмамлагач, музыка дөньясы аңа тар тоела башлый. Кинорежиссер булырга тели. КДПИның музыка факультетын читтән торып тәмамлый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кинорежиссер белгечлеге алган[4]
2011 елдан дөрес сулыш алу күнегүләре (пранаяма[d]) белән кызыксына башлаган [5] Сәяхәт итәргә ярата, егермедән артык чит илдә булган.
Беренче фильмнарын («Җисем» исемле кинопроект) «Сәләт»тә үк төшерә башлый. Сценарист буларак, КДМИда диплом эше ― «Гастарбайтер» фильмы (2014), аны Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәткәннәр. 2016 елда кыска метражлы «Күз алдыңа китер» (рус. Представь) фильмы дөнья күрә, аның өчен беренче премиясен ала[6].
Драматург Мансур Гыйләҗевның шул ук исемдәге пьесасы буенча куелган «Микулай» этно-триллеры премьерасы Мәскәүдә, Яңа Арбаттагы «Каро 11 Октябрь» кинотеатрында 2023 елның 15 июнендә була[7], 22 июньдә фильм киң прокатка чыга, илнең ~150 кинотеатрында күрсәтелә башлый[8][9][10].
Егерме бишләп музыкаль клип, дүрт кыска метражлы, дүрт документаль фильм, «Әпипә» мюзиклын исәпләгәндә[11], ике тулы метрлы фильм төшергән.
Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы нигезендә төшерелгән «Тарлан» фильмы – Казакъстан белән Татарстан копродукциясе. Проектны Казакъстанда продюсер Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай бергә тәкъдим иткәннәр [12]. Соңгы мизгелдә Илшат Рәхимбай проекттан баш тарта, сәбәпләренең берсе ― режиссерга аз гонорар тәкъдим ителү[13] .
Хатыны Язгөл (2013 елда өйләнешкәннәр), кызлары Җәннәт, Сәгадәт.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.