Илфак Хафизов
Тинчурин театры актеры, Мизгел театрының баш режиссеры (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Илфак Хафизов, Илфак Илшат улы Хафизов (1987 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Түбән Табын) ― драма артисты, 2008 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, сценарист, 2018 елдан КФУның «Мизгел» яшьләр театрының баш режиссеры, радио дикторы, чаралар алып баручы, кинорежиссер, продюсер. Дамир Сираҗиев исемендәге (2011) һәм «Тантана» (2013) премияләре лауреаты, Казан шәһәре гранты иясе. Татарстанның атказанган артисты (2023).
Илфак Хафизов | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Илфак Илшат улы Хафизов |
---|---|
Туу датасы: |
15 февраль 1987 (37 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры, режиссер |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2008 ― х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Илфак Хафизов |
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 15 февралендә Татарстан АССР Мөслим районы Түбән Табын[1] (вариант: Рус Шуганы[2]) авылында туган (Тинчурин театрының әйдәп баручы актеры Зөфәр Харисовның туган авылы). Беренче сыйныфтан ук мәктәп спектакльләрендә, концертларында, төрле бәйрәмнәргә багышланган чараларда катнаша. Актер һөнәрен сайлаганда, әти-әнисенең рухи ярдәмен тоя. Казан театр училищесын (Рәшит Заһидуллин курсы; Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Зөлфәт Закиров белән бергә укый) [3], читтән торып Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. 2008 елдан ― Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры. Ун еллап Тинчурин театрында эшләгәннән соң, Болгар радиосына («Иртәнге чәй» тапшыруында) эшкә күчә, анда 2 ел эшли. «Мәйдан» телеканалында баш редактор булып бер ел эшли. Радиода күп кенә проектларны тормышка ашырган. Әлфия Авзаловага багышланган кичәнең сценариен язган. Аннан соң «Үткәннәр сагындыра» дип исемләнгән театральләштерелгән ретро-концерт оештырганнар. Халык бик яратып кабул иткәч, аның икенче һәм өченче өлешләре дә оештырылган. Аннары «Могҗиза» дигән концерт оештыралар.
Өч елдан Тинчурин театрына әйләнеп кайта. Режиссер элекке рольләрен һәм ике яңа роль бирә. Беренчесе ― «Полиционер» спектаклендә (Илгиз Зәйниев) хокук сакчысы, икенчесе ― «Сәйдәш» спектаклендә Тинчурин роле. «Төш» спектаклендәге (Туфан Миңнуллин) Камил ролен Ирек Хафизов белән алмаш-тилмәш уйныйлар.
«Мизгел» яшьләр театры
2018 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентларының «Мизгел» яшьләр театры баш режиссеры булып эшли. «Уйларым» (2018, «Әллүки» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре белән берлектә), «Рәшә» (2019, Әмирхан Еники әсәре буенча), «Бик тә» (2020), «Ай булмаса, йолдыз бар» (2021, Туфан Миңнуллин әсәре), «Кавказский пленник» (2022, Лев Толстой буенча), «Әниләр һәм бәбиләр» (2023, Туфан Миңнуллин), «Сүнгән йолдызлар» (2023, Кәрим Тинчурин) спектакльләренең режиссеры булган. [4][5]. 2024 елның 22 февралендә «Мизгел» яшьләр театры артистлары белән «Җәлилгә хат» дип аталган мини-спектакль куйган (сценарий авторы - Казан шагыйрәсе Резеда Зәйниева (Гобәева)). Тамаша Украинадагы сугышта катнашучы Россия хәрбиләренә багышланган[6].
Кайбер рольләре
- Тинчурин театры
- Йосыф ― Йосыф вә Зөләйха (Кол Гали)
- Сабир ― Назлы кияү (Кәрим Тинчурин)
- Дилюс ― Кияү урлау (Салават Юзеев)
- Лаэрт ― Гамлет (Уильям Шекспир)
- Бәрәк ― Хан кызы Турандык (Кәрим Тинчурин; Карло Гоцци әсәре буенча)
- Илгиз ― Кияүләр (Хәй Вахит)
- Аяз ― Яратам! Бетте-китте!
- Сәхәү ― Ашина (Ркаил Зәйдулла)
- Сәлим ― Хыялый (Салават Әбүзәров)
- Шәрифҗан ― Өч аршын җир (Аяз Гыйләҗев)
- Нияз ― Җилкәнсезләр (Кәрим Тинчурин)
- Камил ― Төш (Туфан Миңнуллин) ― иң яраткан роле
- һ. б.
Фильмография
- 2022 ― «823 километр» (Әмирхан Еникинең өч хикәясе буенча; сценарий авторы Валерия Байкиева, режиссерлар Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров, продюсер Миләүшә Айтуганова) ― «өлкән язучы»ның шәкерте[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2011 ― Дамир Сираҗиев премиясе
- 2013 ― «Тантана» премиясе
- 2023 ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен[8]
Гаилә хәле
2011 елда өйләнгән. Хатыны Альбина Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшли. Өч кыз үстерәләр (Нәргизә, Нәзирә, Наира)[9].
Кызыклы факт
- Балалар өчен шигырьләр, проза әсәрләре (әкият, хикәя) яза.
- 2021 елгы Татарстан театрлары Сабантуенда («Театраль Сабантуй») милли көрәш төрендә (70―80 кг авырлыкта) беренче урын [10], 2022 елда өченче урын алган[11].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.