From Wikipedia, the free encyclopedia
Илида Басыйр кызы Бәширова (, — , ) — тел галиме, филология фәннәре докторы (2000), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005). 1966 елдан ТӘһСИдә. Хезмәтләре татар теленең стилистикасына карый.[1]Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы,
Илида Бәширова 1938 елның 23 ноябрендә Оренбург өлкәсе Матвеевка районы Иске Әшер авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1956 елда Оренбург өлкәсе Шарлык районы Яңа Муса авылында унъеллык урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар бүлегенә укырга керә. Университетта татар теле һәм әдәбияты белән бергә рус теле һәм әдәбияты, диалектик материализм, политэкономия, фәлсәфә тарихы, гарәп теле, иске татар теле, чит тел һ.б. фәннәрдән тирәнтен белем бирелә. Татар теле һәм әдәбиятының төрле тармакларын киләчәктә зур галим булып танылачак Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Хәмит Ярми, Мирфатыйх Зәкиев, Диләрә Тумашева, гарәп телен Мирза Мәхмүтов, политэкономиядән Мансур Абдрахманов кебек шәхесләр укыта. Илида барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерә. Татар хорына, Рәшидә Җиһаншина җитәкчелегендә драма түгәрәгенә йөри. Университетны уңышлы тәмамлагач, И.Бәширова 1960—1963 елларда Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Бакай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли
1963—1966 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында белемен камилләштерә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген булачак галим Институтта яңа юнәлеш буларак билгеләнгән татар әдәби теле стилистикасына караган мәсьәләләрне өйрәнүдән башлый. Фәнни җитәкче итеп билгеләнгән Хәлиф Курбатов беренче аспирантына, үзе дә әле яңа гына кызыксынып эшли башлаган, рус филологиясендә кызу бәхәсләр тудырган «Матур әдәбият стиле» темасын тәкъдим итә.
1966 елдан И.Бәширова «Татар мәгърифәтче әдипләрнең индивидуаль стиле» дигән яңа тема буенча тикшерү алып бара. 1981—1985 елларда И. Б.Бәширова, «Сәнгатьле күзаллау һәм аның тәгъбирләнеше» темасы кысаларында, Г.Бәширов, Ә.Еники, М.Әмир, И.Гази, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, А.Расих, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Н.Фәттах, Р.Төхфәтуллин, М.Юныс кебек танылган татар совет әдипләренең хикәяләү осталыгын, сәнгатьле сөйләмен өйрәнә. Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре күпсанлы күләмле мәкаләләрдә чагылыш таба. Алга таба олуг әдип Г.Бәшировның кулъязмалары тикшерелеп, «Җидегән чишмә моңы» исемле хезмәт дөнья күрә (Татар.кит.нәшр., 1995, 114 б.).
1986 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының эш планында, «Татар әдәби теле тарихы» дигән зур тема ачыла. Х.Курбатов, И.Абдуллиннар белән берлектә, И.Бәширова әлеге өлкәдә тикшерүләр алып бара.
2000 елда докторлык диссертациясе яклана. Бу чорда И.Бәширова үзенең фәнни эшчәнлеген Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында укыту белән бергә алып бара. 1988 елда ул, татар телендә «Гомуми тел гыйлеме» курсын укыту өчен махсус чакырылып, университетта эшли башлый. 2012 елда галим «Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр: татар әдәби теленең билге-шартлары һәм аларның өйрәнелеше» дигән монография язып бастыра (Казан, 2012, 255 б.).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.