Игамеддин Хөсәенов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Игамеддин Мәһди улы Хөсәенов (әзери. Hüseynov İqaməddin Mehdi oğlu; 1996 елның 18 сентябре, Салманлы авылы, Сабирабад районы, Азәрбайҗан) — Азәрбайҗан моделе, актёр[1]. 2016 елда «Best Model of Azerbaijan» конкурсы җиңүчесе. 2017 елда Франциядә «The Best Model of the World» халыкара модельләр конкурсында Россияне тәкъдим иткән. Hugo Boss, Ferrari, RoyalTag Lacoste, Mercedes, Albatros, Puma Elle, Lussovita, Emporium, Zeytuna модалы маркаларның реклама кампанияләренең йөзе булган.
Remove ads
Remove ads
Тормыш юлы
Игамеддин Хөсәенов 1996 елның 18 сентябрендә Азәрбайҗанның Сабирабад районы Салманлы авылында туган. 2003—2014 елларда Әсиф Мозаффаров исемендәге 2 нче урта мәктәптә укый. «High Life Fashion & Model» Бакы академиясен тәмамлаган. Академияне тәмамлаганнан соң актёрлык карьерасын башлый, шулай ук модель бизнес белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый.
Карьера
2016 елда «Best Model of Azerbaijan» конкурсында җиңгәннән соң, модель һәм актёр профессиональ карьерасын башлый. Күп кенә реклама роликларында[2], Азәрбайҗан җырчыларының музыкаль видеоклипларында[3], конкурсларда, фотосессияләрдә[4] һәм мода күрсәтмәләрендә[5] төшерелә[6]. «Иң яхшы тән төзелеше булган Азәрбайҗан моделе» титулына ия[7].
Төркиядә эш
2017 елда Хөсәенов Истанбул шәһәренә күчә. Анда ул модель бизнес белән шөгыльләнә һәм бер үк вакытта актёрлык осталыгына да өйрәнә[8]. Реклама роликларында төшкәндә күп кенә дөнья брендларының йөзенә әверелә, алар арасында «Hugo Boss», «Royal Tag Lacoste», «Puma Elle», «Mercedes»[9], «Ferrari», «Lussovita», «Emporium», «Albatros», «Zeytuna»»та бар[10].
Россиядә эш
Гусейнов Азәрбайҗанда туган булса да, ул Санкт-Петербургта үскән[11]. Россиягә күчкәч, Азәрбайҗан матбугатында «Россиянең иң матур Азәрбайҗан егете» титулын алган[12].
2017 елда Франция башкаласы Парижда узган «Best Model of the World» халыкара модельләр конкурсында Россия данын яклаган[13]. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы тән төзелеше» номинациясендә җиңүче була[10].
Remove ads
Шәхси тормыш
Әнисе — Арзу Хөсәенова, әтисе — Мәһди Хөсәенов.
2019 елда өйләнгән. Каспий диңгезе ярында узган туй матбугатта зур резонанс тудырган[14][15]. Хатыны — Ләйлә Хөсәенова (Ләйлә Ланд тәхәллүсе астында танылган) — Бакыда тәкъдим ителгән күп кенә чит ил брендларының йөзе, танылган блоггер[16]. Кызы — Эмили.
Казанышлары
- «Best model of Azerbaijan» конкурсы җиңүчесе (2016).
- 2017 елның 8-12 декабрендә Парижда узган «The Best Model of the World» халыкара конкурсында Россия Федерациясен тәкъдим иткән[17][18] һәм» «Best Physics» номинациясендә җиңүче булган[19].
- Төркиядә халыкара Анталья кинофестивалендә хөрмәтле кунак (2017)[20].
Видеоклиплар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads