From Wikipedia, the free encyclopedia
Иван Кочнев, Иван Егор улы Кочнев (рус. Кочнев Иван Егорович) (1921 елның 15 сентябре, ТАССР Чистай кантоны, Николаев Баран — 1958 елның 8 феврале, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Өлкән сержант.
Иван Кочнев | |
---|---|
Туу датасы | 15 сентябрь 1921 |
Туу урыны | ТАССР Чистай кантоны, Николаевский Баран авылы |
Үлем датасы | 8 февраль 1958 (36 яшь) |
Үлем урыны | Биләр районы |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | артиллерия |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, өлкән сержант |
Җитәкчелек иткән | 45ммлы туп расчеты |
Бүләкләр һәм премияләр |
1921 елның 15 сентябрендә ТАССР Биләр районы (хәзерге Алексеевск районы Николаев Баран авылында туган. Милләте — рус. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли, МТСта тракторчы була. 1941 елның апрелендә Биләр РХК тарафыннан Кызыл гаскәргә алына.
1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Дон, Сталинград, 4нче Украина, 1нче Балтик буе, 3нче Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша. Ике мәртәбә яралана (1941, 1945). 263нче укчы Сиваш дивизиясенең 995нче артиллерия полкында 45 ммлы туп командиры буларак, Кырымны азат итүдә катнаша. 1944 елның 16-19 августында Балтик диңгезе ярында дошманның Төньяк төркемен төп көчләрдән аеру өчен барган сугышларда фидакарьлек күрсәтә. ССРБ Югары шурасы президиумының 1945 елның 24 марты указы белән Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
Сугыш тәмамлангач, туган авылына кайта, авыл шурасы рәисе булып эшли. 1958 елның 8 февралендә вакытсыз вафат була. Арбузов-Баран авылында җирләнгән.
Алексеевск районы Арбузов-Баран мәктәбе диварына истәлек тактаташы урнаштырылган[1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.