From Wikipedia, the free encyclopedia
Зәнәб (гарәп. ذنب ҙәнәб — «койрык»; Аккош α, Аккош альфасы, α Cyg) — Аккош йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,25m тәшкил итә. Вега һәм Әлтаир йолдызлары белән җәйге өчпочмакны тәшкил итә.
Йолдыз | |||
Зәнәб йолдызы (сулда) Кояш белән чагыштырганда | |||
Күзәтү мәгълүматлар (Дәвер J2000.0) | |||
---|---|---|---|
Туры калкулык |
20сәг 41мин 25,9сек | ||
Авышлык |
+45° 16′ 49″ | ||
Ераклык | |||
Күренмә йолдызча зурлык (V) |
1,25 | ||
Йолдызлык | |||
Астрометрия | |||
Нур тизлеге (Rv) |
−4,5 км/c | ||
Үз хәрәкәт (μ) | |||
Параллакс (π) |
2,29±0,32 mas | ||
Абсолют йолдызча зурлык (V) |
−6,95 | ||
Хасиятләр | |||
Спектр сыйныфы |
A2 Ia | ||
Төс күрсәткече (B − V) |
+0,09 | ||
Төс күрсәткече (U − B) |
−0,24 | ||
Үзгәрүчәнлек |
Аккош α | ||
Физик хасиятләр | |||
Масса |
15–16 M☉ | ||
Радиус |
108–114 R☉ | ||
Температура |
8525 K | ||
Яктыртучанлык |
~54 400 L☉ | ||
Әйләнү |
−4,5 км/с | ||
| |||
Мәгълүматлар базалары | |||
SIMBAD |
Зәнәб мәгълүм булган иң эре һәм иң куәтле йолдызлар исәбенә керә. Аның диаметры якынча Җир орбитасы диаметрына тиң (≈300 млн. км). Йолдызга кадәр төгәл ераклыгы мәгълүм түгел, әмма якынча 1500 яктылык елына хисаплана. Йолдызның абсолют йолдызча зурлыгы −6,5m хисаплана. Шулай булгач Зәнәб күк йөзенең иң якты 25 йолдызыннан иң куәтле йолдыз булып тора.
Зәнәб — ак үтә зур йолдыз. Аның массасы Кояшныкы якынча 20–25 массасына тиң. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкы якынча 60 000 тиң (әгәр йолдызга кадәр ераклыгы 1500 яктылык елы булса).
Йолдызның исеме Зәнәбелдөҗаҗә (гарәп. ذنب الدجاجة ҙәнәб әд-дөҗаҗәһ — «тавыкның койрыгы»[1]) исеменең кыскартылган формасы. Европа телләрендә йолдызның исеме Денеб (ингл. Deneb, рус. Денеб) формасында йөртелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.