From Wikipedia, the free encyclopedia
Зур Эт йолдызлыгы (лат. Canis Major) — көньяк ярымшардагы йолдызлык, Орионнан көньяк-көнчыгышта урнаша; күк йөзенең иң якты йолдызы Сириусны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары декабрь–гыйнвар айларында була. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Зур Эт | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Canis Major (иял. к.: Canis Majoris) |
Кыскартма | CMa |
Нигез | Эт |
Туры калкулык | 6h 07m тан 7h 22m кача |
Авышлык | −33° тан −11° кача |
Мәйдан | 380 кв. градус (43 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) | |
Метеор агымнары |
юк |
Янәшә йолдызлыклар |
|
Йолдызлык +57° тан −90° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрь–гыйнвар. | |
Зур Эт α — Сириус (лат. Sirius, бор. грек. Σείριος — «якты» яки «эссе көн»), −1,46m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 8,6 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 23 тапкып артыграк. Шуңа күрә ул күк йөзендә иң якты йолдыз булып тора.
Зур Эт β — Мирзам (гарәп. مرزم мирзам — «өндәүче» яки мурзим — «бәй», рус. Мирцам) — +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 500 яктылык елы ераклыкта тора.
Зур Эт γ — Мөхлифәйн (гарәп. محلفين мөхлифәйн — «этнең күзе», рус. Мулифен) — +4,11m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 402 яктылык елы ераклыкта тора.
Зур Эт δ — Вәзен (гарәп. وزن вәзн — «авырлык»[1], рус. Везен) — йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +1,83m күренмә йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Җирдән якынча 1800 яктылык елы ераклыкта тора.
Зур Эт ε — Газараэ (гарәп. العذارى әл-‘әҙара’ — «гыйффәтле кызлар»[2], рус. Адара) — +1,51m күренмә йолдызча зурлыктагы күк якты зур йолдыз. Җирдән якынча 430 яктылык елы ераклыкта тора. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 20 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 25 000 К тәшкил итә.
Зур Эт ζ — Фуруд (гарәп. فرد фуруд — «ялгыз», «аерылган»)— +3,02m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 336 яктылык елы ераклыкта тора. Зур Эт ζ A — баш эзлеклелектәге аклы-күкле йолдыз үзенең күренмәс иптәше Зур Эт ζ B белән гомуми масса үзәге тирәсендә 675 көн эчендә әйләнеп чыгалар.
Зур Эт η — Әлгазраэ (гарәп. العذرة әл-‘әҙра — «гыйффәтле кыз»[3], рус. Алудра) — +2,45m күренмә йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә.
Зур Эт VY — бәлки иң зур һәм иң якты йолдызлардан берсе йолдыз, гадәттән тыш зур йолдыз. Аның радиусы 1420 Кояшныкына (≈17–19 а.б.) тигез, әмма массасы зур түгел — 30–40 Кояшныкы. Шуңа күрә аның тыгызлыгы гадәттән тыш түбән һәм 0,000005–0,00001 кг/м³ тәшкил итә. Җирдән 5000 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт ε — Әүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δ — Салис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[4] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).
Зур Эт — борынгы йолдызлык, эткә охшаган якты йолдызлар төркеме Сириус йолдызы тирәсендә оешты. Борынгы греклар карашлары буенча бу Орионның яки Икарийның эте. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. κύων («эт») сүзене Кәлбеләкбәр (гарәп. الكلب الأكبر әл-кәлб әл-әкбәр — «зур эт»[5]) сүзләре белән тәрҗемә иткән[6].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.