From Wikipedia, the free encyclopedia
Евгений Ефимович Шамеев (9 июнь 1988, Байтуган Әгерҗе районы, Татар АССР) — Россия биатлончысы, биатлон һәм җәйге биатлон буенча Россия чемпионаты призеры. Россия спорт мастеры.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 9 июнь 1988 (36 яшь) |
Туу урыны | Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | биатлонист |
Спорт төре | Биатлон |
Шамеев Евгений Ефимович 1988 елның 9 июнендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы Байтуган авылында туган. 2005 елга кадәр Күләгәш урта мәктәбендә укый, аннары Казан Олимпия резервы училищесына чакырыла. Спорт мастерының нормативын берьюлы ике спорт төре: чаңгы узышлары һәм биатлон буенча башкара. Хәзерге вакытта биатлон буенча Удмуртия җыелма командасы лидерларының берсе булып тора[1]. Удмуртия Республикасы данын яклый. Ижау шәһәренең Спорт әзерлеге үзәге һәм Кораллы көчләр командасы өчен чыгыш ясый. Беренче тренеры — Ю. Н. Васильев, шулай ук Н. Г. Хаҗиев, В. А. Чуркин җитәкчелегендә шөгыльләнә.
2009 елда эстафетада һәм патрульләр узышында яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге призеры булды.
Өлкәннәр дәрәҗәсендә кышкы биатлонда — 2011 елгы Россия чемпионатының патрульләр ярышында һәм 2012 елда Удмуртия җыелма командасы составында команда ярышында бронза призеры. Җәйге биатлонда — Россия чемпионатының эстафетада бронза призеры[2].
2015 елда Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе[3].
2018 елда җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составына керә[4], әмма бер узышта да старт алмый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.