From Wikipedia, the free encyclopedia
Евгений Коблик (1 август 1963 ел) — Россия орнитологы һәм биогеографы, бик күп гыйльми басма авторы, Мәскәү дәүләт университеты Зоология музееның орнитология секторында өлкән гыйльми хезмәткәр[1][2], рәссам-анималист, телетапшырулар алып баручы.
Евгений Коблик | |
---|---|
Туган | 1 август 1963 (60 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d] һәм Географический факультет МПГУ[d] |
Һөнәре | географ, кошбелгеч, интеллектуаль уеннар катнашучысы, художник-анималист, телеалыпбаручы, рәссам |
Эш бирүче | Зоологический музей Московского государственного университета[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре нәмзәте[d] |
Евгений Александрович Коблик 1963 елның 1 августында Мәскәү өлкәсенең Железнодорожный шәһәрендә туган[3]. Бала чактан биология һәм рәсем төшерү белән мавыга. Кошлар белән кызыксыну өлкән сыйныфта һәм студент елларында барлыкка килә.
1981-1986 елларда МГПИ-ның география факультетында укый. Икенче курстан соң Вологда өлкәсенең төньягына үзенең беренче орнитология экспедициясендә катнаша.
МГПИ-да бер вакытта «Сынлы сәнгать, графика һәм сәнгатьләр тарихы» белгечлеге буенча җәмәгать һөнәрләре факультетын тәмамлый.
1988 елдан МДУ Зоология музеенда эшли башлый.
1997 елда «Комплексный анализ эколого-морфологического разнообразия овсянок (Emberizidae, Aves) Старого Света» темасына кандидатлык диссертациясе яклый[4])[3].
260 фәнни мәкалә, 23 фәнни һәм фәнни-популяр китап, конференцияләрдә 41 доклад, 18 доклад тезислары, 8 фәнни-тикшеренү эшләре авторы булып тора[5]. Наука и жизнь[6], GEO[7], Юный натуралист, Вокруг света[8] журналларында фәнни-популяр мәкаләләрнең авторы. Авторның берничә фәнни монографиясе, журнал мәкаләләре, эннциклопедияләрдә очерклары бар. Аерым жанр булып авторның Брэм, Одюбон, Гульдның хәзерге басмаларына гыйльми комментарийлар тора[3]. Күп басмаларда Евгений Коблик текст авторы кебек һәм рәссам-иллюстратор буларак та чыгыш ясый. Рәссам-анималист сыйфатында Россия һәм чиктәш илләр кошларының рәсемнәренең тулы җыентыгы өстендә эшли. Анда 200-дән артык иллюстрация Россия һәм халыкара басма, китаплар, белешмәләргә кертелгән. Яр кроншнепы сурәте белән Россиянең кошлар саклау берләшмәсе эмблемасы эскизының авторы[9].
«Диалоги о животных» телетапшыруы авторлык коллективы әгъзасы, анда гыйльми киңәшче, текст мөхәррире, сценарист булып чыгыш ясый. Сценарийлар авторы һәм төшерүләр катнашучысы сыйфатында тулы метражлы «Подводные экспедиции» (10 фильм) һәм «Экстремаль биология» (5 фильм) документаль телепроектларда катнаша— төшерүләр Рус география җәмгыяте ярдәме белән үтә[3].
Төп басмалары:
Автор басмаларның тулы исемлеге белән танышырга мөмкин istina.msu.ru
«Русский орнитологический журнал» басмасында сайланма мәкаләләре
Сайланма мәкаләләр «Рус орнитология журналында»
Кайбер фәнни-популяр хезмәтләре
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.