Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Евгений Йосифович (Осипович) Габрилович (1899 елның 17(29}} сентябре, Воронеж, Россия империясе — 1993 елның 5 декабре, Мәскәү, Россия ) — Россия Совет язучысы, драматургы һәм сценарисы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1979). РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1943) һәм ике ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1967, 1983).
Евгений Габрилович 1899 елның 17(29) сентябрендә Воронежда аптекарь Иосиф (Осип) Густавович гаиләсендә туган[4][5]. Мәскәү университетының юридик факультетында укый.
1920-нче елларда Габрилович «Первый в РСФСР эксцентрический оркестр джаз-банд Валентина Парнаха» дип аталган В. Я. Парнах ансамблендә фортепианода уйный[6] .
1921 елдан бирле прозаик буларак бастырыла, конструктивистларның әдәби үзәгенә керә. 1930 елларда индустриаль төзелеш һәм коллективлаштыру турында публицистика яза. «Беломорско-Балтийский канал имени Сталина» китабы авторларының берсе (1934). 1934 елдан ССРБ Язучылар союзы әгъзасы. 1962 елдан ВГИК профессоры. Югары сценаристлар һәм режиссерлар курсларында сценарий остаханәләре белән җитәкчелек итә[7][8][9][10]
Е.И. Габрилович 1993 елның 5 декабрендә вафат була. Новодевичье зиратында Мәскәүдә күмелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Сталин премиясен оборона фондына бирә:
МОСКВА, КРЕМЛЬ
ТОВАРИЩУ ИОСИФУ ВИССАРИОНОВИЧУ СТАЛИНУ
Дорогой Иосиф Виссарионович!
Всем сердцем благодарю советское правительство за высокую оценку моей работы как сценариста кинофильма «Машенька». Клянусь клятвой гражданина Советской страны и командира Красной Армии — все свои силы и жизнь отдать за победу и славу нашей великой родины. Полученную мною премию вношу в фонд строительства бомбардировщика дальнего действия.
Писатель Евгений Осипович Габрилович
Писателю Евгению Осиповичу Габриловичу
Примите мой привет и благодарность Красной Армии, Евгений Осипович, за вашу заботу о воздушных силах Красной Армии.
И. СТАЛИН— Газета «Известия», 25 марта 1943 года
- Улы — кино режиссеры А. Е. Габрилович
- Бабайы — Густав (Гирш) Осипович Габрилович, Литвалагы Россиен шәһәреннән чыккан.
- Хатыны — Нина Яковлевна Габрилович (1903 — 1973)
- Социалистик Хезмәт Герое (10.24.1979) - Ленин ордены (24.10.1979) - Октябрь Революциясе ордены - Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (28.08.1945) - Ике Хезмәт Кызыл Байрак орденгы (04/14/1944; 01/12/1960) - медальләр - Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1943) — "Машенка" фильмы сценарие өчен (1942) - СССР дәүләт премиясе (1967) — "Ленин Польшада " фильмы сценарие өчен. - СССР дәүләт премиясе (1983) — " Ленин Парижда" фильмы сценарие өчен. - Германия Демократик Республикасының Милли премиясе (1971) — «На пути к Ленину» фильмы өчен (1970) - "Ника" кино премиясе (1989) - Латвия ССР-ы халык артисы - РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.