Remove ads
кинооператор (Узбекфильм, Мосфильм) From Wikipedia, the free encyclopedia
Дилшат Фәтхуллин, Дилшат Зиннәт улы Фәтхуллин (Дильшат Зиннатович Фатхуллин, Ташкентта: Dilshod Zinnatovich Fatxullin; 1940 елның 6 апреле, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент ― 2020 елның 18 гыйнвары, РФ, Мәскәү) ― кинооператор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1977), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)[1]. 1972 елдан КПСС әгъзасы[2], СССР (Мәскәү) кинематографистлар берлеге әгъзасы[3].
Дилшат Фәтхуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Дилшат Зиннәт улы Фәтхуллин |
Туган | 6 апрель 1940 СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент |
Үлгән | 18 гыйнвар 2020 (79 яшь) РФ, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] һәм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] |
Һөнәре | кинооператор |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кайбер фильмнары. | |
1940 елның 6 апрелендә Үзбәкстан ССР башкаласы Ташкентта татар гаиләсендә туган. Әтисе – Үзбәкстанның халык язучысы Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903–1988). Әнисе Алия Бәшир кызы Таҗирова, шулай ук Түбән Новгород губернасында туган. Әтисенең олы апасы Хәлимә алар белән яшәгән һәм гомерен энесенең балаларын тәрбияләүгә багышлаган. Ташкенттагы өйләрендә республикада танылган кешеләр, үз эшенең зур профессионаллары: юристлар, галимнәр, табиблар һ.б. җыела, татарча сөйләшә, шаярта һәм җырлый торган булган[4].
Әтисе Зиннәт Равил улы Фәтхуллин 1903 елның 12 (25) ноябрендә Түбән Новгород губернасының Василсурск өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы) Мөтеравыл авылында күп балалы керәстиян гаиләсендә унөченче бала булып туган. Армиягә Түбән Новгородтан китә һәм Үзбәкстанга эләгә. Фрунзе җитәкчелегендәге гаскәргә тәрҗемәче һәм революцион идеяләр йөртүче буларак татарларны махсус җыйганнар. Әтисе басмачылыкка[d] каршы көрәштә катнашкан, укчы булган, гармун уйнау белән мавыккан. Юлдаш Ахунбабаевның (ҮзССР ҮБК (1925-1938) һәм ҮзССР Югары Шурасы президиумы (1938-1943) рәисе) шәхси ординарецы булган, аның белән ул, шәхси сакчысы кебек, кышлакларга йөргән. Аннары аны Сәмәркандтан ерак булмаган Кәттәкурганда партия эшендә калдырганнар. Ул бик тиз, бер-ике ел эчендә әдәби үзбәк телен өйрәнгән. Һәм бу аңа киләчәктә, язучы булгач, бик ярдәм иткән.
Д. Фәтхуллин Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтына укырга кергәнче, Малик Каюмовта кинохроникада яхшы мәктәп узган[5]. 1963 елда Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының (ВГИК) оператор факультетын тәмамлаган. Башта «Үзбәкфильм» да эшләгән, 1974 елдан — «Мосфильм» киностудиясенең оператор-куючысы. Советлар Союзы таркалганнан соң Россиядә эшләгән[6].
Булат Мансуров (1937―2011) белән бергә, оператор буларак, татарларның борынгы бабалары турында «Сага древних булгар» («Борынгы Болгарның җылы җилләре») нәфис фильм төшергән [7]. 2005 елда «Судьба повелителя» тарихи фильмында режиссер сыйфатында катнашкан.
2020 елның 18 гыйнварында Мәскәүдә вафат булган[6].
Мин үз эшемә даими рәвештә гамма уйнарга тиешле пианист сыман карыйм. Әгәр пианист гамма уйнамаса, ул пьесаларны да, зур әсәрләрне дә уйный алмаячак. Шуңа күрә зур картиналар арасындагы телевизион картиналар ― ул гамма кебек. Оператор даими рәвештә эштә булырга тиеш[8] Дилшат Фәтхуллин |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.