Дементий Шмаринов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дементий Шмаринов (рус. Дементий Алексеевич Шмаринов) — рус совет рәссамы (график), профессор, ССРБ сәнгать академиясе хокукый әгъзасы (1953), АДР сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (1970), ССРБ халык рәссамы (1967), II дәрәҗә Сталин премиясе (1943), Ленин премиясе (1980), Россия дәүләт премиясе (1997) лауреаты.
Дементий Шмаринов | |
---|---|
Туган телдә исем | Дементий Алексеевич Шмаринов |
Туган | 12 май 1907 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 30 август 1999 (92 яшь) Мәскәү |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Галина Борисовна (1911–2005) |
Балалар | улы Алексей (1933), рәссам-график |
Бүләк һәм премияләре | Сталин премиясе Ленин премиясе РФ дәүләт премиясе |
Тәрҗемәи хәле
1907 елның 29 апрелендә (12 маенда) Казанда туган. Киевта Н.А. Прахов студиясендә (1919-1922), Мәскәүдә К.П. Чемко студиясендә (ВХУТЕМАС укытучысы Д.Н. Кардовский сыйныфы) (1923-1928) укыган.
Бөек Ватан сугышында
Сугыш темасына сәяси плакатлар һәм дошманга каһәр белән сугарылган, совет халкының сугыш елларындагы газапларын тасвирлаучы һәм батырлыгын данлаучы «Оныту юк, гафу итү юк!» (Не забудем, не простим!) рәсемнәр шәлкеме (1942) иҗат итә. Әлеге рәсемнәр Ленинградта, «Сәнгать» нәшриятында аерым китап (1943) булып басылып чыга. Шул ук елны II дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була.
«Үч ал!» (1941) һәм «Кызыл гаскәр фашист изүеннән азат итә» плакатларын иҗат иткән[1].
Иҗаты
Китапка сурәтләр төшерүче рәссам (иллюстратор) буларак билгеле. Аның ясаган рәсемнәре әдәби әсәрләрнең эчтәлеген төгәл ачуы, каһарманнарның холкын һәм драматик хәлләрне дөрес күрсәтүе белән аерылып тора. Күмер, кара акварель, темпера техникасында эшли. Әсәрләре Третьяков галереясендә, дәүләт Рус музеенда, А.С. Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
Эшен улы, рәссам-график, РФ халык рәссамы Алексей Шмаринов (1933), оныгы рәссам Сергей Шмаринов (1958) дәвам итә [2].
Картиналары
Китапларга сурәтләр
- М. Горький «Матвей Кожемякин язмышы» (1936).
- М. Горький «Артамоновлар эше» (1935-1936).
- Ф.М. Достоевский «Җинаять һәм җәза» (1935-1936).
- А.Н. Толстой «Петр I» (1940-1945).
- Л.Н. Толстой «Сугыш һәм солых» (1953-1955).
- М.Ю. Лермонтов «Безнең заманның каһарманы» (1941).
- А.С. Пушкин «Белкин хикәяләре» (1937).
- А.С. Пушкин «Капитан кызы» (1974).
- А.С. Пушкин «Пики дамасы» (1976).
- Н.В. Гоголь «Тарас Бульба» (1959-1960).
- У. Шекспир «Уникенче төн» (1959-1960).
- У. Шекспир «Ромео һәм Джульетта» (1959-1960).
- Эрнест Хемингуэй «Чаң кем өчен суга» (1979).
- Н.А. Некрасов. «Крестьян балалары».
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1943 II дәрәҗә Сталин премиясе — «Оныту юк, гафу итү юк!» график рәсемнәр (1942) шәлкеме өчен
- 1980 Ленин премиясе — А.С. Пушкинның «Белкин хикәяләре», «Дубровский», «Пики дамасы» китапларына (1976-1978), Л.Н. Толстойның «Сугыш һәм солых» китабына (1978) ясаган рәсемнәре өчен.
- 1997 РФ президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге премиясе.
- 1967 ССРБ халык рәссамы.
- Ленин ордены.
- 1997 IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены.
Әсәрләре
- Д.А. Шмаринов. Годы жизни и работы. М., 1989.
Чыганаклар
- Чегодаев А. Д.А. Шмаринов. М., 1949.
- Халаминский Ю. Д.А. Шмаринов. М., 1959.
- Курочкина Т. Д. Шмаринов. М., 1967.
- Д.А. Шмаринов. Альбом (вст. статья А.Д. Чегодаева). Л., 1967.
- Искусство Советского Союза (альбом). Л.: Аврора, 1982.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.