филология фәннәре кандидаты From Wikipedia, the free encyclopedia
Гөлчәчәк Саламатова, Гөлчәчәк Дәүләтбай кызы Саламатова [1] (кыз фамилиясе Ибраһимова, баш. Гөлсәсәк Дәүләтбай ҡыҙы Саламатова, 1976 елның 1 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Икенче Эткол) ― мәдәният эшлеклесе, сценарист, филология фәннәре кандидаты (2002), З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы доценты (2015 елдан). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2020). Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстанның Дәүләт премиясе лауреаты (2024).
Гөлчәчәк Саламатова | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Гөлсәсәк Дәүләтбай ҡыҙы Саламатова Гөлчәчәк Дәүләтбай кызы Саламатова |
Туган | 1 август 1976 (48 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Икенче Эткол |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | педагог |
Бүләк һәм премияләре | (2020) |
Сайт | Гульсясяк Саламатова |
1976 елның 1 августында Баймак районы Икенче Эткол авылында укытучы гаиләсендә туган. [2] 1998 елда БДУ башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлаган. 1999-2002 елларда ― БДУ аспиранты. 2002 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
2002 елдан бирле Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында: 2002-2009 елларда башкорт, рус һәм чит телләр кафедрасында, 2010-2015 елларда башкорт теле һәм мәдәнияте кафедрасында, 2015 елдан режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасында эшли. 2005 елдан – доцент. 50 дән артык фәнни мәкалә, шул исәптән 3 монография авторы. [3]
Башкорт язуы проблемалары, башкорт театры тарихы, Башкортстанның күренекле шәхесләре.
Мәҗит Гафури исемендәге, Мостай Кәрим исемендәге, Стәрлетамак, Сибай театрларында, «Башкортстан» дәүләт концерт залында, Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә, Нефтекама дәүләт филармониясендә уздырылган хөкүмәт, юбилей концерт программалары һәм спектакльләрнең сценарий авторы. 1938 елның фаҗигале датасы истәлегенә Уку театры сәхнәсендә куелган «10 июль – һәм көн һәм гасыр» («10 июля – и день и век», режиссер Т. Бабичева) әдәби–тарихи драмасының проект авторы һәм сценаристы.
Г. Саламатованың башкорт теленә тәрҗемәсендә, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Уку театры сәхнәсендә рус драматургиясе классиклары А. Чеховның («Юбилей», «Аю», «Тәкъдим»), А. Арбузовның («Куркыныч уеннар», «Жестокие игры») пьесалары куелган. Салават театрында кую өчен В. Шукшин хикәяләрен («Ваня, син ничек монда?», «Миль пардон, мадам», «Микроскоп», «Ышанам», «Минем киявем бер машинаутын урлады») тәрҗемә иткән.
«Беренче Республика» милли трилогиясенә керүче өч нәфис фильмның сценарий авторы (автордашы): «Бабич» (2017), «Беренче Республика» (2019), «Шагыйрь көндәлеге» (2022). «Беренче Республика» фильмы FESTPRO халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы сценарий» номинациясендә (2019) җиңүче булган, 2020 елда Саламатова Г. Д., фильм сценарие авторы буларак, Башкортстан Республикасының С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.[4]
«Шагыйрь көндәлеге» фильмы 2023 елда Уфада узган «Үз юлым» (Свой путь) халыкара кинофестивалендә тулы метражлы уен киносы номинациясендә төп бүләккә ия булган. [5]
«Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры – 100 ел [тарих һәм хәзерге заман очерклары]» китабының автор-төзүчесе (автордаш Айсылу Сәгыйтова). Бу эше өчен ел саен театр турында әдәбият өлкәсендә бирелүче «Театр романы – 2020» премиясенә лаек була. [6]
2021 елда «Башкорт энциклопедиясе» Г. Саламатованың «Зәбих Исҡужин. Иҙел ярында Һаҡмар егете» фәнни монографиясен нәшер итә. Автор ХХ гасырның беренче яртысында танылган әдәби тәнкыйтьче мирасының тулы бер өлешен фәнни әйләнешкә кертә. Әлеге китапны язганда, Г. Саламатова Шәехзадә Бабичның «Башҡорт халҡына» дигән басылмаган шигырен таба. [7] [8]
2020-2022 елларда, «Шагыйрь көндәлеге» фильмы өстендә эшләү чорында, Г. Саламатова Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гарипов истәлегенә багышланган ике әдәби-музыкаль кичәнең сценариен иҗат итә. Әхмәт-Зәки Валиди исемендәге Милли китапханәдә Р. Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу өчен сценарий, шулай ук Рәми Гариповның юбилей кичәсе сценариен яза.
Г. Д. Саламатова ―– җәмәгать эшлеклесе, эксперт, театр белгече сыйфатында күп кенә ачык чараларда, Бөтендөнья башкортлар корылтае линиясе буенча Татарстан Республикасында, Ырынбур өлкәсендә, Башкортстан Республикасы районнарында күчмә чараларда катнашучы.
Башкорт әдәбияты өлкәсендә галимнәр арасында Ш. Бабич, Д. Юлтый, Р. Гариповның иҗаты һәм биографиясе белгече буларак таныла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.