From Wikipedia, the free encyclopedia
Гөлнара Альберт кызы Мөҗипова (1972 елның 10 мае) — Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019—2020). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы.
Гөлнара Мөҗипова | |
---|---|
Туган | 10 май 1972 (52 яшь) |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Алабуга дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Гөлнара Мөҗипова 1972 елның 10 маенда туа. 1989 елдан 1990 елга кадәр Түбән Кама шәһәренең 300 нче номерлы даруханәсендә санитарка булып эшли. 1995 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
1996—2003 елларда «Түбән Кама шин» ААҖ техник бүлеге тәрҗемәчесе була. 2000 елдан «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖндә эшли: техник бүлеге тәрҗемәчесе (2000—2003), 1 категорияле инженер (яшьләр белән эшләү буенча) (2003—2005), беркетмә бүлегенең 1 категорияле белгече (2005—2007). 2007 елдан 2012 елга кадәр — «ТАНЕКО» ААҖ бүлек башлыгы. 2012 елдан «ТАНЕКО» АҖ профком рәисе[1]. 2020 елда, Санкт-Петербург шәһәренә даими яшәү өчен күчеп китү сәбәпле, Гөлнара Мөҗипова профком рәисе вазифасыннан китә[2].
Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп ике тапкыр сайана: II чакырылыш (2013—2015 ) һәм III чакырылыш (2015—2019). 2019 елның сентябрендә 24 нче номерлы бермандатлы сайлау округы буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайна[3]. Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы була. 2020 елның 23 декабрендә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктата[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.