Литва президенты From Wikipedia, the free encyclopedia
Гита́нас Наусе́да (литв. Gitanas Nausėda; 1964 елның 19 мае, СССР, Литва ССР, Клайпеда) — Литва дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019 елның 12 июленнән Литва Республикасы президенты.
Гитанас Науседа | |
---|---|
Литва президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 12 июле | |
Премьер-министр | Саулюс Сквернялис Ингрида Шимоните |
Аңа кадәр | Даля Грибаускайте |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 19 май 1964 (60 яшь) СССР, Литва ССР, Клайпеда |
Сәяси фирка | бәйсез |
Җефет | Диана Непайте-Науседене[d] |
Белем | Вильнюс университеты |
1964 елның 19 маенда Клайпеда шәһәрендә туган. Әтисе Антанас Науседа (1929), инженер, Клайпеда целлюлоза-кәгазь комбинаты баш энергетигы; әнисе Стасе Науседене (1932—2014), физика-математика укытучысы. Кыз туганы Вилия Науседайте (1959), икътисадчы.
1970—1981 елларда Клайпеданың 5нче санлы урта мәктәбендә укыган. 1971 елдан башлап Клайпеда музыка мәктәбендә шөгыльләнә («Gintarėlis» малайлар хорында җырлый).
1982—1987 елларда — Вильнюс университетының сәнәгать икътисады факультетында укый.
1987—1989 елларда — икътисад факультеты аспиранты (җитәкчесе — профессор Владас Астраускас). 1987—2004 елларда — Вильнюс университетының икътисад факультеты укытучысы.
1990—1992 елларда — DAAD программасы буенча Алманиянең Мангейм университетында практика уза.
1992—1993 елларда — Икътисад һәм хосусыйлаштыру институтының өлкән фәнни хезмәткәре. 1993 елда «Инфляция һәм стагфляция шартларында салым сәясәте юнәлешләре (Литва мисалында)» темасына иҗтимагый фәннәр буенча докторлык диссертациясен яклап, социаль фәннәр өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен ала[1].
1993—1994 елларда — Бәяләр һәм конкуренция буенча дәүләт идарәсендә финанс базары бүлеге башлыгы, «Lietuvos rytas» («Литва иртәсе») гомуммилли газетасы өчен икътисади колонка алып баручы. 1994 елда Бундестагта (Бонн) стажировка уза.
1994—1996 елларда — «Литва банкы»ның коммерция банкларын күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары.
1996—2000 елларда — «Литва банкы»ның Акчалата-кредит сәясәте департаменты директоры. 1998—2000 елларда — «Литва банкы» идарәсе әгъзасы[2][3]. 1998 елда Вашингтонда Бөтендөнья банкында стажировка үткән.
2000—2008 елларда — AB Vilniaus Bankas идарәсе рәисе киңәшчесе.
2004 елдан 2009 елга кадәр — Литва Президенты Валдас Адамкус киңәшчесе.
2009 елдан – Вильнюс университетының халыкара бизнес мәктәбе доценты.
2008—2018 елларда — «SEB Bankas» Президенты киңәшчесе, банкның баш икътисадчысы.
Туган теленнән тыш, инглиз, алман, рус телләрендә камил сөйләшә[4].
2004 елда Литваның элеккеге президенты Валдас Адамкусның сайлау кампаниясен хуплый.
2018 елның 17 сентябрендә Гитанас Науседа 2019 елда узачак Литва президентын сайлауларда үзенең кандидатурасын куюы турында игълан итә[5].
2019 елгы Президент сайлауларының беренче турында, 30,95 % тавыш җыеп, икенче урынны ала. 2019 елның 26 маенда Президент сайлауларының икенче турында көндәше Ингрида Шимонитены җиңеп, 65,86 % тавыш җыя[6] һәм 2019 елның 12 июленнән президент вазифасын үтәүгә керешә.
2024 елда Литвада узган президент сайлауларында[d] беренче турда сайлаучыларның 44,30%, икенче турда 75,58% тавышларын алып, икенче турга чыккан кандидат премьер-министр Ингрида Шимонитены җиңгән[7]
Хатыны Диана Непайте-Науседене (1964), инженер-техник. Балалары: кызлары Гедайле, Угне[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.