From Wikipedia, the free encyclopedia
Геннадий Иванович Зерцалов (1940 елның 26 маенда, Чебаки авылы, Ширин районы, Хакас автономияле өлкәсе, Красноярск крае, ССРБ — 2021 елның 20 гыйнвары) — совет партия, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, СБКФның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре, халык депутатларының Казан шәһәр советы рәисе (1990—1991), унберенче чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты.
Геннадий Зерцалов | |
---|---|
Туган | 26 май 1940 Чебаки авылы, Ширин районы, Хакас автономияле өлкәсе, Красноярск крае, ССРБ |
Үлгән | 20 гыйнвар 2021 (80 яшь) |
Яшәгән урын | Достоевски урамы[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ → Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан университеты |
Сәяси фирка | СБКФ |
1958 елдан 32 нче заводы (Оборона техникасы буенча дәүләт комитеты конструкторлык бюросы-1 нең 2 нче номерлы көнчыгыш филиалы). 1959 елдан 1963 елга кадәр Хәрби диңгез флотының Тын океан флотында хезмәт итә.
1967 елда «тарих» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1967—1968 елларда Казан дәүләт университетында философия кафедрасының өлкән лаборанты, 106 нчы мәктәптә тарих укытучысы булып эшли.
1968 елдан комсомол эшендә. 1968—1971 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитетының бүлек мөдире урынбасары булып эшли.
1971 елдан партия эшендә. 1971—1977 елларда КПССның Казан шәһәре Совет райкомы бүлеге мөдире[2]. 1977 елдан 1985 елга кадәр СБКФның Казан шәһәр комитеты бүлек мөдире булып эшли.
1985—1987 елларда Казан шәһәре Киров район советы башкарма комитеты рәисе булып эшли.
1987 елдан 1990 елга кадәр СБКФның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре, ә 1990—1991 елларда — халык депутатларының Казан шәһәр Советы рәисе булып эшли.
1991—1994 елларда ЖБИ-70 Баштатстрой директоры урынбасары вазыйфасын били. 1994 елдан 2015 елга кадәр «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ эшләр идарәчесе булып эшли.
Озак авырудан соң вафат була[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.