From Wikipedia, the free encyclopedia
«Гару́да-пура́на» — Санскрит телендә Һинд диненең изге тексты, ("Махапураналар" дип аталган) унсигез төп Пураналарның берсе. Соңгы юлга озатканда укый торган әсәр. ("Вишну-пурана", "Нарада-пурана", "Бхагавата-пурана", "Падма-пурана" һәм "Вараха-пурана" белән беррәттән) Вайшнав Пураналар төркеменә керә. Бу күләме буенча уртача булган Пурана 19 000 шлокадан тора. "Гаруда-пурана" өч өлешкә бүленә - Ачар-канда (240 бүлектән, яки "адхьяйя"дан торалар), Прета-канда (49 бүлектән тора) һәм Брахма-канда (129 бүлектән тора). "Гаруда-пурана" да Вишну Ходаеның аның ваханасына Гаруда кошына сабаклары сөйләнгән. Бу Пуранада Һинд дине астрономиясе, Аюрведа, Санскрит грамматикасы һәм асыл ташларның структурасы һәм сыйфатлары турында фәннәр турында фикер йөртелә. Хосусан, "Гаруда-пурана" наваратнаны тасвирлаучы авторитетлы чыганак буларак карала. "Гаруда-пурана"да үлемнән соң җан баручы юл тасвирлана. Мәсәлән, билгеле төр гөнаһлы эшчәнлек өчен тәмугъ планеталарында (Локаларда) җанны көтүче җәзалар җентекле исемлеге китерелә. Һинд дине тарафдарлары гадәттә "Гаруда-пурана"ны мәетләрнең кремация йоласы дәвамында укыйлар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.