From Wikipedia, the free encyclopedia
Галина Мотузова (15 март 1940 ел) — ССРБ һәм Россия галиме, туфракны өйрәнүче, экология мониторингы һәм химиясе буенча белгеч, биология фәннәре докторы (1992), Мәскәү дәүләт университеты профессоры
Галина Мотузова | |
---|---|
Туган | 15 март 1940 (84 яшь) Курск, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Биологический факультет МГУ[d] |
Һөнәре | туфрак белгече, университет профессоры |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] (1992) |
Гыйльми исем: | профессор |
Галина Васильевна Мотузова 1940 елның 15 мартында Курск шәһәрендә туган. 1962 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1973 елда Зырин Николай Георгиевич җитәкчелегендә биология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Формы соединений микроэлементов (B, Mn, Cu, Zn) в почвах Западной Грузии» темасына диссертация яклый. 1992 елда биология фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Системно-экологический анализ соединений микроэлементов в почвах» темасы буенча диссертация яклый һәм шул ук елда аңа өлкән гыйльми хезмәткәр исеме бирелә[1]. 2002 елда профессор дәрәҗәсен ала.
Төрле табигать зоналары туфрагында төрле химик берләшмәләр таралу закончалыкларын ачыклый. Туфракның химик составын системалы оештыру концепциясен тәкъдим итә. Туфракта буфер системасы эшчәнлеген аңлауда үз өлешен кертә. Химик мониторингны оештыру өчен теоретик нигезләр һәм практик тәкъдимнәр эшли. Туфракның биосфера мониторингы программасын тәкъдим итә. Дәүләтара стандартларны төзүдә катнаша. 1986 елдан Мәскәү дәүләт университетында туфрак фәне буенча диссертация советы секретаре була, "Вестник Московского университета. Серия «Почвоведение» журналының мөхәрририят составына керә[1]. Аның җитәкчелеге астында 10 кандидатлык диссертациясе яклана. .
1990 елда ««Хезмәт ветераны» медале, ә 1997 елда «Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә[2]..
250-дән артык гыйльми хезмәт бастырып чыгара, шул исәптән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.