мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче, шагыйрә From Wikipedia, the free encyclopedia
Галимәтелбәнат Биктимерова, әдәби тәхәллүсе Галимәтелбәнат Биктимерия[1] (1876, Кышлау, Кышлау вулысы, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 30 ноябрь 1906, Яубаш, Касыйм өязе[d], Рязань губернасы, Россия империясе) — мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче,[2] шагыйрә. Беренче татар хатын-кыз язучылар һәм шагыйрәләренең берсе[3][4], феминизм эшлеклесе[5].
Галимәтелбәнат Биктимерия | |
---|---|
Туган | 1876 Кышлау, Кышлау вулысы, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 30 ноябрь 1906 Яубаш, Касыйм өязе[d], Рязань губернасы, Россия империясе |
1895 елда Касыйм шәһәренә якын Яyбаш авылында кыз балалар өчен махсус мәктәп ачып, шунда укыта. Хатын-кызның гаилә тормышындагы урыны, ятим балалар тәрбиясе, кыз балаларда укуга омтылыш уяту мәсьәләләренә багышланган педагогик хезмәтләр авторы.[6] 1892—1903 еллардагы Галимәтелбәнат Биктимерованың тәрбия һәм мәгърифәтчелек темасына караган «Тәргыйбел-бәнат» («Кыз балаларда укуга дәрт уяту»), «Хөснел-васия» («Опекунлыкта гаделлек»), «Мәгашәрәт адәбе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле әсәрләре басыла. Ризаэддин Фәхреддин зур ихтирам белән, хәтта аның әсәрләре турында сокланып та язды.[7] 1905 елгы революция иреккә сусаган татар хатын-кызларын да канатландыра. Шундыйларның берсе булган Г. Биктимерова революцияне шатланып каршы алуы турында аерым шигырь яза.[8]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.