From Wikipedia, the free encyclopedia
Габдулла Капкаев (1897 ел, РИ, Әстерхан — 1946 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Әстерхан дәүләт татар драма театры артисты, журналист, юрист. Әстерхан театрына «дәүләт театры» статусын алу өчен күп көч куйган сәнгатькәр.
1897 елда Әстерханда туган. Туган шәһәрендә мөселман эшче яшьләрнең драма түгәрәге эшендә катнаша. Әстерханда ачылган беренче татар театр студиясендә (студия җитәкчесе Зәйни Солтанов) укый. 1918—1921 елларда Әстерхан татар драма театрында актер буларак, театрның күп кенә спектакльләрендә катнаша (мәсәлән, Н. В. Гогольның «Ревизор»ында Лукич ролен башкаруы мәгълүм). Башка күп кенә сәнгать әһелләре белән үзешчән «Әстерхан мөселман артистлары берлеге»н һөнәри театр итеп үзгәртү өчен күп көч куя. Кризис сәбәпле, әлеге театр ябылгач, Әстерханнан китә. 1926 елда Мәскәү татар театрында эшләп ала. 1928 елда Әстерхан театры янәдән ачылгач, шунда кайта.
Театр репертуарында Г. Капкаевның үз әсәре дә урын ала: 1929 елда Әстерхан театры сәхнәсендә Г. Капкаевның Хөсәен Уразиков белән бергә язган дүрт актлы «Кара тап» драмасы куела (спектакльнең режиссеры Кәрим Тинчурин). Драмада Әхмәди кулак гаиләсе мисалында авылда кулакларга каршы сыйнфый көрәш вакыйгалары сурәтләнә. Әхмәдинең улы Галиулла әтисенең ризалыгыннан башка комсомолга кергәч, элекке дусларының нәфрәтен тоя. Әсәрнең финалында ул дошман пулясыннан һәлак була. Әхмәди ролен Хөсәен Уразиков үзе башкара[1].
1941 елда Әстерхан театры ябыла.
Театрдан киткәч, Г. Капкаев Әстерхан, Актүбә районы Түбән Баскунчак, Сарытауның совет оешмаларында эшли.
Гомеренең соңгы елларында Казанның хокук саклау органнарында хезмәт куя.
1946 елда вафат.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.