From Wikipedia, the free encyclopedia
Вячеслав Орфинский ч (1929 ел) — архитектура докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Архитектура һәм төзелеш фәннәре гамәли әгъзасы, Рус Төньягының халык агач төзелеше буенча белгеч.
Коринский Вячеслав Петрович 1929 елда туа. 1948 елда Петрозаводск архитектура техникумын тәмамлаганнан соң, Мәскәү архитектура институтында укый.
Институтны тәмамлагач, 1954 елдан 1970 елга кадәр Петрозаводск шәһәрендә «Карелгражданпроект» проект институтында эшли
1962—1975 елларда — РСФСР Архитекторлар берлегенең Карелия бүлекчәсе җитәкчесе.
1970 елда Петрозаводск дәүләт университетында төзелеш һәм архитектура, архитектура һәм графика кафедраларында укыта. 1997 елдан — Петрозаводск дәүләт университетының халык төзелеш сәнгате проблемалары фәнни-тикшеренү институты директоры.
Архитектура һәм этнография чигендә этноархитектураны өйрәнү фәнни юнәлешен булдыручы.
Эшчәнлегенең файдалы юнәлешенең берсе булып халык агач төзелешен һәм аның үсешен дисциплинаара караш кулланып киң кырлы тикшерү өчен бердәм методологик база булдыру тора. Шәһәрнең тарихи йөзен саклап калу өчен чиновникларның башбаштаклыгына каршы көрәшә.
2-нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнә (1997).
Карелия АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989).
Карелия АССРның (1984, 1988) һәм Карелия Республикасының (2006) Дәүләт премияләре лауреаты.
Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004) Бөтенрусия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең мактаулы әгъзасы
Петрозаводскиның мактаулы гражданы (2014).
Ватан һәм чит ил басмаларында 230 дан артык фәнни, фәнни-популяр һәм публицистик эшләр, шул исәптән — 11 монография, 5 коллектив монография авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.