Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вячеслав Володин, Вячеслав Виктор улы Володин, рус. Володин Вячеслав Викторович (1964 елның 4 феврале, Сарытау өлкәсе, Хвалын районы, Алексеевка) — РФ дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, РФ хөкүмәте аппараты җитәкчесе — РФ хөкүмәте рәисе урынбасары (2010-2011), РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары (2011-2016), РФ Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасы рәисе (2016 елдан). 1нче класслы РФ дәүләт хакыйкый киңәшчесе (2012). Техник фәннәр кандидаты, юридик фәннәр докторы (1996). РФ атказанган юристы (2009).
Вячеслав Володин | |
---|---|
РФ Дәүләт Думасы рәисе | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2016 ел | |
РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары | |
Вазыйфада 2011 ел – 2016 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 4 февраль 1964 (60 яшь) Сарытау өлкәсе Хвалын районы Алексеевка |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Сарытау дәүләт аграр университеты |
1964 елның 4 февралендә Сарытау өлкәсе Хвалын районы Алексеевка бистәсендә күп балалы гаиләдә туган. Әнисе – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Алексеевка бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтының (хәзер Сарытау дәүләт аграр университеты) машиналар ремонтын оештыру факультетын (1986), шул ук уку йортында аспирантураны, «юрист» белгечлеге буенча РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (1995) тәмамлаган. «Сабаклы азыкларның микъдарын үлчәүче җайланманың параметрларын барлыкка китерү һәм нигезләү» (рус. Разработка и обоснование параметров весового дозирующего устройства стебельных кормов) темасына техник фәннәр кандидатлыгына, Санкт-Петербург ЭЭМ институтында «РФ субъекты: хакимият,кануннар чыгару һәм идарә итү проблемалары» (рус. Субъект Российской Федерации: проблемы власти, законотворчества и управления) темасына юридик фәннәр докторлыгына (1996) диссертацияләр яклаган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.