удмурт язучысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Вячеслав Ар-Серги, Вячеслав Витальевич Ар-Серги (Сергей[1], Сергеев) (удм. Вячеслав Витальевич Ар-Серги (Сергеев); 1962 елның 5 апреле, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Завьялово районы, Яңа Казмаска) ― язучы, тәрҗемәче, Удмурт Республикасының халык язучысы (2003)[2][3], Әдәбият өлкәсендә Удмурт Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреаты (2016)[4]. Удмурт Республикасы Завьялово районының мактаулы гражданы (2020), Удмурт Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023). 1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Вячеслав Ар-Серги | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | удм. Вячеслав Витальевич Сергеев |
Псевдонимнар: | Ар-Серги |
Туу датасы: | 5 апрель 1962 (62 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Завьялово районы, Яңа Казмаска[d] |
Милләт: | удмурт |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, журналист, баш мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1977 – х. в. |
Юнәлеш: | проза, шигърият |
Жанр: | хикәя, повесть |
Иҗат итү теле: | удмурт теле, рус теле |
Дебют: | 1977 |
Премияләр: | Удмурт Республикасы Дәүләт премиясе (2023) |
Бүләкләр: | Удмурт Республикасының халык язучысы (2003) |
1962 елның 5 апрелендә Удмурт АССРның Завьялово районы Яңа Казмаска авылында дүрт балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе, Виталий Степанович, электрик булып; әнисе, Афанасья Федоровна, колхозчы, соңрак склад мөдире булып эшләгән. Әтисенең Тын океанда хезмәт итүе турындагы хикәяләре тәэсирендә балачактан диңгезче булырга хыяллана, ләкин тугызынчы сыйныфта күрү белән проблемалары ачыклана, һәм диңгез турында хыяллардан аерылырга туры килә[1].
Яңа Казмаска урта мәктәбен (1979), Удмурт дәүләт университетының филология факультетын (1984) тәмамлаган.
Әдәби дебюты мәктәп елларында була ― беренче хикәясе 1977 елда «Советской Удмуртия» газетасында басылып чыга. Хикәяләренең беренче аерым китабы 1986 елда «Удмуртия» нәшриятында дөнья күргән.
1984 –1986 елларда Совет Армиясендә (Кызыл Байраклы Төркестан хәрби округы) 357-нче мотоукчылар дивизиясенең «За Родину» газетасы хәбәрчесе булып хезмәт итә. Запаска чыккач, «Советской Удмуртия» (хәзерге «Удмурт дунне») республика газетасында журналист булып эшли, 1986―1988 елларда Удмурт радиосы мөхәррире була, анда «Визыл» яңалыклар һәм музыка программасын булдыра. 1990―1991 елларда «Кизили» (Йолдызчык) журналы баш мөхәррире булып эшли[1].
1989 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1990―1992 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршында Югары әдәби курсларда (Виктор Розов[d] семинарында) укый. 1992―1997 елларда «Кайрос» киностудиясендә (Ролан Быков[d] фонды) нәфис һәм документаль фильмнарның сценаристы булып эшли. Удмурт легендалары һәм риваятьләре мотивлары буенча төшерелгән «Алангасар күләгәсе» нәфис фильмы сценариен язган (1994). 1990-еллар уртасыннан тулысынча профессиональ язучы эшенә күчә[1].
«Литературная газета», «День литературы», «Известия Удмуртской Республики» газеталарында; «Дружба народов», «Луч», «Кенеш» журналларында басыла.
Удмуртиядә, Россиянең башка төбәкләрендә һәм аннан читтә басылган 50дән артык проза һәм шигърият китабы авторы. Аның әсәрләре татар, инглиз, француз, поляк, мари һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителгән[5]. Шулай ук киносценарийлар (алар арасында беренче удмурт нәфис фильмы «Алангасар күләгәсе» (Кайрос, 1992 ел) киносценарие), профессиональ сәхнәдә куелган, радио һәм телевидениедә башкарылган уннан артык пьеса һәм әдәби, иҗтимагый, милли-мәдәни һ.б. мәсьәләләргә багышланган массакүләм мәгълүмат чараларында басылган берничә йөз мәкалә авторы[6].
Балалар өчен «Душеспи» хикәяләр җыентыгын (1992), «Пичи пи но Полкан» повестен (2005) бастыра; пьесалары һәм сәхнә әсәрләре «Кизили» журналында басыла. Язучының кайбер әсәрләре Удмурт Республикасы мәктәпләренең һәм югары уку йортларының уку программаларына кертелгән.
Удмурт һәм рус телләрендә иҗат итә. Татар телен яхшы белә, берничә татар әсәрен удмурт теленә тәрҗемә иткән[5][7]
«Дружба народов» һәм «Луч» журналларының мөхәррият шурасына кергән[8].
2013 елда Казанда татар телендә «Ах, канатлар булса» дип аталган шигырьләр җыентыгы басылган. Иҗатының төрле чорларында язылган 70тән артык шигырен Роберт Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах һәм башкалар тәрҗемә иткән[9].
Китаплары |
---|
|
Вячеслав Ар-Серги ― Удмуртиянең халык язучысы. Рәсми статусы буенча гына түгел, дистәләгән проза һәм шигърият китаплары буенча, университетта алган фольклор өлкәсендәге фундаменталь әзерлеге буенча ул милли асыллы халык язучысы, хәзерге этник-борчулы вакытларда ул һәр язучы өчен «үтү баллы» булып тора, әмма Ар-Сергида искиткеч тирәнлеккә, ачыклыкка һәм уйланылганлыкка ирешә[12]. Лев Аннинский[d] |
Һәр автор кебек үк, ул бик уңайсыз кеше, бик тынычсыз кеше. Күп уңайсызлыклар тудыра. Ләкин ул шатлык китерә. Нәкъ менә Ар-Серги кебек кешеләр тарих ясыйлар, алар тарихны билгелиләр[13] |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.