From Wikipedia, the free encyclopedia
Вольте́р (фр. Voltaire), тугач бирелгән исеме Франсуа-Мари Аруэ(фр. François Marie Arouet) — француз язучысы, шагыйрь, публицист, XVIII гасырның иң күренекле фәлсәфәче-мәгърифәтчеләрнең берсе, хокук яклаучы.
фр. Voltaire | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Франция[2] |
Тугандагы исем | фр. François-Marie Arouet |
Тәхәллүс | Voltaire һәм Bénédictin[3] |
Туу датасы | 21 ноябрь 1694[4][5][6] |
Туу урыны | Париж, Франция патшалыгы[7][8] |
Үлем датасы | 30 май 1778[7][9][10][…] (83 яшь) |
Үлем урыны | Париж, Франция патшалыгы[7][8] |
Җирләнгән урыны | Пантеон[d] һәм Abbaye de Sellières[d][11] |
Ата | François d'Arouet[d] |
Ана | Marguerite d'Aumard[d] |
Никахтан тыш партнёр | Эмили дю Шатле[d] |
Туган тел | француз теле |
Язма әсәрләр теле | француз теле |
Һөнәр төре | фәлсәфәче, шагыйрь, тарихчы, эссече, драматург, автобиограф, көндәлек авторы, шагыйрь-адвокат, писатель научной фантастики, инсиклапидис, корреспондент, сәясәт белгече, язучы |
Эшчәнлек өлкәсе | фәлсәфә |
Башкарган вазыйфа | historiographer of France[d] һәм seat 33 of the Académie française[d][12] |
Әлма-матер | Бөек Лүдовик литсие[d] |
Яшәү рәвеше | вегетарианлык[d] |
Сәнгать юнәлеше | свободомыслие[d], Мәгърифәтчелек һәм деизм |
Әгъзалык | Лундын кыйрал җәмгыяте[d][13], Французская академия[d], Пруссия фәннәр академиясе[d][14], Рәсәй фәннәр әкәдимиясе[15], Королевская академия словесности, истории и антиквариата[d][16], масонство[d][17] һәм Академия делла Круска[d] |
Моның хуҗасы | Ferney-Voltaire Castle[d] |
Жанр | роман |
Йогынтысын кичергән | Блез Паскаль, Марк Туллий Цицерон, Лукиан[d], Пьер Бейль[d], Ибн Туфайль[d], Николя Мальбранш[d], Сент-Джон, Генри, 1-й виконт Болингброк[d], Zärdöşt, Конфуций, Мигель де Сервантес, Уильям Шекспир, Жан Расин[d], Әфләтүн, Джон Локк һәм Исаак Ньютон |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Миннеаполис сәнгать музее[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d] һәм Виктория һәм Альберт Музее |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][18] |
URL профиля на сайте Academia.edu | academia.edu/People/Voltaire |
Commons Creator бите | Voltaire |
Вольтер Викиҗыентыкта |
Франсуа-Мари Аруэ Париж шәһәрендә дәүләт эшлеклесе гаиләсендә туа. Иезуит көллиятендә белем ала, аристократлар сарайларында шагыйрь булып акча эшли башлый. Яшьли иҗтимагый проблемалар белән кызыксына, сәяси хәрәкәттә катнаша.
Филипп II һәм аның кызына багышланган сатирик шигырьләре өчен Бастилиягә эләгә. Бер дворян белән чыккан низаг аркасында янә төрмәгә эләгә, аннан соң Англиягә китә. Биредә ул өч ел дәвамында илнең дәүләт төзелешен, фәнен, фәлсәфәсен һәм әдәбиятын өйрәнә.
Гомеренең күп өлешен Вольтер Аурупаның төрле илләрендә үткәрә. Англиядәдән тыш ул Швейцариядә, Пруссиядә яши, тормышының соңгы елында гына Франциягә кайта.
Вольтер актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Аның бөтен эшчәнлеге буржуаз демократиянең идеологиясен тормышка ашыруга багышланган була. Ул гади халыкка теләктәшлеген, ә изүчеләргә үзенең нәфрәтен белдереп яши.
Вольтерның фәлсәфә өлкәсендәге каршылыклы карашлары аның дингә карата булган карашлары белән сугарылган: берьяктан, ул динне, бигрәк тә католиклар тәгълиматын, нык тәнкыйтьли, икенче яктан исә, ул — деизм тарафдары. Аллаһны Вольтер дөньяның барлыкка килүенә беренче сәбәп буларак таный, ләкин аның яшәешкә нинди булса да йогынты ясап тору көчен инкяр итә.
Вольтер материалистик позициядә торган. Ул кешенең җанын аның тәненнән аермый, кешенең фикерләү сәләтен материянең сыйфаты дип саный. Вольтер үзенең материалистик карашларын Дени Дидро тарафыннан чыгарылган «Энциклопедия»дә дә чагылдыра. Шушы хезмәттә тупланган аерым мәкаләләрдә ул табигатьтә хөкем сөргән закончалыкларны таныганын күрсәтә, сәбәплелек белән максатчанлык категорияләренә фәнни аңлатма бирә.
Танып белү теориясендә дә Вольтер материалистлар карашында тора. Ул Локкның сенсуалистик юнәлештәге фикерләрен кабул итә, ә Декартның «тумыштан килгән идеяләр» теориясен кире кага. Ләкин аның өчен «мәңге яши торган хакыйкатьләр» табигый, Вольтер аларның субъектив моментларга дучар икәнлеген һәм тарихи үзгәрештә булу мөмкинлеген кабул итми.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.