Владимир Сукачёв

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Сукачёв

Сукачев Владимир Николаевич (26 май (7 июнь) 1880, Харьков губернасы — 9 февраль 1967, Мәскәү) — Россия, ССРБ геоботанигы, урман фәне белгече, эколог, палеонтологик һәм фән оештыручы, СССР Фәннәр академиясе академигы (1943), Социалистик Хезмәт Герое (1965). РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1960).

Кыска фактлар Җенес, Ватандашлык ...
Thumb
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
 РСФСР[d]
 СССР
Туу датасы 26 май (7 июнь) 1880
Туу урыны Змиевской уезд[d], Харьков губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 9 февраль 1967(1967-02-09) (86 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Введен зираты[d]
Ире яки хатыны Генриетта Поплавская[d][2]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре биолог, палиянтулыг, археолог, урманчы, ботаник, университет профессоры, эколог, географ, инженер-лесопатолог
Эшчәнлек өлкәсе геоботаника[d][3], урманчылык[3], география, ботаника, экология[3], мөгаллим[d], биология, анатомия растений[d], экология растений[d], палеонтология[d][3] һәм биогеоценология[d][3]
Эш урыны С. М. Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты[4], Ботанический музей при ботаническом институте в Санкт-Петербурге[d][4], Высшие женские сельскохозяйственные курсы[d][4], Санкт-Петербург дәүләт университеты, Урал дәүләт урман техник университеты[d], Мытищинский филиал МГТУ имени Н. Э. Баумана[d], Мәскәү дәүләт университеты, Институт леса им. В. Н. Сукачёва СО РАН[d], Институт лесоведения РАН[d], Главный ботанический сад имени Н. В. Цицина РАН[d] һәм В. Л. Комаров ис. РФА ботаника институты[d][5]
Әлма-матер Урман институты[d][4]
Гыйльми дәрәҗә профессор һәм академик АН СССР[d]
Академик дәрәҗә биология фәннәре докторы[d][6]
Фәнни җитәкче Вольф, Эгберт Людвигович[d], Бородин, Иван Парфеньевич[d] һәм Морозов, Георгий Фёдорович[d]
Аспирант яки докторантлары Богданов, Пётр Лукич[d], Пьявченко, Николай Иванович[d], Сергей Соколов, Роберт Иванович Аболин[d] һәм Рысин, Лев Павлович[d]
Шәкертләр Богданов, Пётр Лукич[d], Дылис, Николай Владиславович[d], Пьявченко, Николай Иванович[d], Сергей Соколов, Роде, Алексей Андреевич[d] һәм Рафес Павел Михайлович[d]
Укытучылары Вольф, Эгберт Людвигович[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[7]
Әгъзалык Рәсәй фәннәр әкәдимиясе[8][7], Рәсәй фәннәр әкәдимиясе[6][9][7], Пүлшә фәннәр академиясе[d] һәм Московское общество испытателей природы[d][10]
Бүләкләр
Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Хөрмәт Билгесе ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Золотая медаль имени В. В. Докучаева[d]

[6][9][7] «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале заслуженный деятель науки и техники РСФСР
Кызыксынулары биогеоценология[d] һәм Фитоценоз
 Владимир Сукачёв Викиҗыентыкта
Ябу

Фәнгә «биогеоценоз» төшенчәсен индерә (1942), биоценология фәнни юнәлешенә нигез төзәүче.

Thumb
Биоценология фәнни юнәлешенә нигез төзәүче «биогеоценоз» төшенчәсе.

Биографиясе

Владимир Николаевич Сукачёв 1880 елның 26 маенда (7 июнь) Харьков губернасы Змиевский өязенең Александровка авылында, поместьелар белән идарә итүче гаиләсендә туган, әнисе — ярлыланган дворяннардан була.

1898 елда Харьков чын училищесын тәмамлаган.

1902 елда Санкт-Петербург урман институтын тәмамлаганнан соң беренче разрядлы урман белгече исемен ала, һәм шул ук институтта ассистент булып эшли. Академик И. П. Бородин һәм Г. Ф. Морозов укучысы. 1905 елда Алманиягә стажировкага җибәрелә.

1911—1919 елларда Петербург Югары хатын-кызлар авыл хуҗалыгы курсында һәм Югары география курсында укыта.

1912—1918 елларда Россия Фәннәр академиясенең Ботаника музеенда эшли[11].

1915 елда Рус ботаника җәмгыйәтен оештыруда һәм аның уставын эшләүдә катнаша.

1919—1941 елларда Урман институтында үзе оештырган үсемлекләр дендрология һәм систематикасы кафедрасын җитәкли.

1924—1926 елларда СССР Фәннәр академиясенең Төп ботаника бакчасында акклиматизация бүлеге мөдире, ә 1931-1933 елларда — СССР Фәннәр академиясе институтының геоботаника ботаника бүлеге мөдире.

1941—1943 елларда Свердловск шәһәрендә Җаек урман техник институтының биология фәннәре кафедрасы мөдире.

1944 — ССРБ ФА җитешетерү көчләрен өйрәнү буенча Көньяк-Кыргыз Советы экспедициясе начальнигы.

1943 елның 27 сентябрендә биология фәннәрен (ботаника, фитоценология, биоценология, фитопатология) буенча СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы[12].

1944 елда Мәскәүгә күчә.

1944—1948 елларда — Мәскәү урман техник институты профессоры, дендрология һәм үсемлекләр систематикасы кафедрасы мөдире.

1946—1953 елларда — Мәскәү дәүләт университетының география факультетында геоботаника /ботаник география кафедрасы, (1951) / биогеография кафедрасы мөдире (1953)[13].

СССР Фәннәр академиясендә оештыра:

  • 1944 — Урман һәм агач институты, аның белән 1958 елга кадәр җитәкчелек итә (1992 елдан — ул РФА Себер бүлегенең В.Н.Сукачев исемендәге урман институты);
  • 1959 — СССР Фәннәр академиясенең урман фәне лабораториясендә эшли (1958, хәзер РФА Урман фәне институты) аны 1962 елга кадәр җитәкли;
  • 1964 — ССРБ ФА Ботаника институты янында биоценология лабораториясендә (1966 елга кадәр җитәкче).

1955 елда «Өч йөзнең хаты»на кул куя.

Гыйльми җәмгиятләрдә актив эшли: Мәскәү тәбигатне сынаучылар җәмгыйәтенең президенты (1955-1967) Дүртенчел осорзо өйрәнү буенча комиссия рәисе (1956-1967).

1967 елның 9 февралендә Мәскәүдә вафат була. Введенское зиратында җирләнә (11 нче мәйдан).

Наградалары һәм премияләре

В. Н. Сукачёв бүләкләнгән[14]:

  • 1902 — Урман институтының алтын медале
  • 1912 — Рус география җәмгыятенең кече көмеш медале — 1912
  • 1914 — Н. М. Пржевальский исемендәге медаль
  • 1940 — Бөтен Союз география җәмгыйәтенең зур көмеш медале
  • 1942 — Хөрмәт Билгесе ордены
  • 1945 — Кызыл Байрак Хезмәт ордены
  • 1946 — «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакар хезмәт өчен» медале
  • 1949 — П. П. Семенов-Тян-Шанский исемендәге медаль
  • 1950 — В. В. Докучаев исемендәге алтын медаль, В.В. Докучаевның фәнни идеяләрен иҗади үстерүе өчен
  • 1953 — Ленин ордены, 19 сентябрь 1953
  • 1959 — Ленин ордены, 6 июнь 1959
  • 1965 — Социалистик Хезмәт Каһарманы, 8 июнь 1965 (№ 10458), Ленин ордены белән тапшырыла.

Оешмаларда әгъзалыгы

  • 1915 — Бөтенрусия ботаника җәмгыяте, ағзалары-оештыручы, президент (1946 елдан), мактаулы президенты (1964 елдан).
  • 1916 — Рус палеонтология җәмгыяте, әгъза-оештыручысы
  • 1927 — Чехословакия игенчелек академиясе (Брно) әгъза-корреспонденты.
  • Мәскәү тәбигатне сынаучылар җәмгыяте президенты (1955).
  • Дүртенчел чор өйрәнү буенча комиссия рәисе (1956).
  • 1930 — Швециянең король фитогеографик җәмгыяте
  • 1936 — Польшаның Ботаника җәмгыяте.
  • 1937 — ВКП(б)
  • 1956 — Финляндия урман хуҗалыгының гыйльми җәмгыяте.
  • 1957 — Швед табигатьне саклау җәмгыяте.
  • 1959 — Польша Фәннәр академиясенең әгъзасы
  • 1961— немец ботаника җәмгыятенең әгъза-корреспонденты.

Хәтер

Thumb
Берёза плосколистная (Betula platyphylla Sukaczev)
Thumb
Почта конверты. ССРБ, 1980 ел

1979 елда СССР Фәннәр академиясе В.Н Сукачёв исемендәге бүләк һәм алтын медаль булдыра.

2001 елда В. Н. Сукачёв исемендәге бүләк булдырыла — экология өлкәсендәге иң яхшы эш өчен[15]

РФА Себер бүлегенең В. Н. Сукачёв исемендәге Урман институты[16]

Сукачёвның гербарий өлеше — Курск губернасы үсемлекләре, 1000 яфрак — Санкт-Петербург урман техник академиясенең И. П. Бородин исемендәге Гербарийда саклана[17].

В. Н. Сукачёв хөрмәтенә  үсемлекләрнең яңа төрләре аталган:

  • Aira sukatschewii
  • Deschampsia sukatschewii
  • Saussurea sukaczevii
  • Senecio sukaczevii
  • Syncalathium sukaczevii
  • Tephroseris sukaczevii
  • Betula ×sukaczewii
  • Climacoptera sukaczevii
  • Salsola sukaczevii
  • Sedum sukaczevii
  • Carex sukaczovii
  • Astragalus sukaczevii
  • Aconitum sukaczevii
  • Pulsatilla sukaczewii
  • Alchemilla sukaczevii
  • Ulmus sukaczevii
  • Viola ×sukaczewii
  • Rhamnus sukatschewii

Сылтамалар

  • Сукачев В. Н. Ботанико-географические исследования в Грайворонском и Обоянском уездах Курской губернии // Труды Общества Испытателей Природы при Императорском Харьковском университете. — 1903., Т. XXXVII (1902) С. 321—355.
  • Сукачев В. Н. О болотной и меловой растительности Юго-восточной части Курской губернии // Труды Общества Испытателей Природы при Императорском Харьковском университете. Т. XXXVII , 1903. С. 227—258.
  • Сукачев В. Н. Материалы к изучению болот и торфяников степной области Южной России. 1. Зоринские болота Курской губернии // Известия Лесного института, Т. XIV, С. Петербург, 1906.
  • Сукачев В. Н. Об охране природы Жигулей // Записки Симбирского областного Естественно-исторического музея, вып. 2, 1914/1915.
  • Сукачев В. Н. Страница для будущей истории фитосоциологии // Лесной журнал. — 1915.- Вып. 1—2. — С. 261—264.
  • Sukachov V. N. Principles of classification of the spruce communities of European Russia // J. Ecology. 1928. Vol. 16. N 1. P. 1—18.
  • Сукачёв В. Н. Что такое фитоценоз? // Сов. ботаника. 1934. № 5. С. 4—18; Стенограмма дискуссии в Ботаническом ин-те АН СССР. С. 3—50.
  • Сукачёв В. Н. Идея развития в фитоценологии // Сов. ботаника. 1942. № 1—3. С. 5—17.
  • Сукачёв В. Н. О принципах генетической классификации в биоценологии // Журн. общ. биологии. 1944. Т. 5, № 4. С. 213—227.
  • Сукачёв В. Н. Биогеоценология и фитоценология // Докл. АН СССР. 1945. Т. 47, № 6. С. 447—449.
  • Сукачёв В. Н. О соотношении понятий «географический ландшафт» и «биогеоценоз» // Вопросы географии. М. : Географгиз, 1949. Вып. 16. С. 45—60.
  • Сукачёв В. Н. Сталинский план преобразования природы. Москва, Издательство АН СССР, 1950
  • Сукачёв В. Н. Общие принципы и программа изучения типов леса // Сукачёв В. Н., Зонн С. В. Методические указания к изучению типов леса. 2-е изд. М. : Изд-во АН СССР, 1961. С. 9—75.
  • Сукачёв В. Н. Биогеоценоз как выражение взаимодействия живой и неживой природы на поверхности Земли : соотношение понятий «биогеоценоз», «экосистема», «географический ландшафт» и «фация» // Основы лесной биогеоценологии / под ред. В. Н. Сукачёва, Н. В. Дылиса. М. : Наука, 1964. С. 5—49.
  • Сукачёв В. Н. Избранные труды в трех томах / под ред. Е. М. Лавренко. — Л. : Наука. — Т. 1 : Основы лесной типологии и биогеоценологии. — 1972. — 419 с ; Т. 2 : Проблемы болотоведения, палеоботаники и палеогеографии. — 1973. — 352 с ; Т. 3 : Проблемы фитоценологии. — 1975. — 543 с.
  • Sukachov V.N. Principles of classification of the spruce communities of European Russia // J. Ecology. 1928. Vol. 16, N 1. P. 1—18.

Шулай ук карагыз

  • Биогеоценоз, Биогеоценология
  • Сукцессия
  • Комиссия по изучению четвертичного периода

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.