From Wikipedia, the free encyclopedia
Владимир Стариков (15 гыйнвар 1940 ел — 28 апрель 2007 ел) — галим-физик, югары мәктәп эшлеклесе. Физика-математика фәннәре докторы (1988), профессор (1990).
Владимир Стариков | |
---|---|
Туган | 15 гыйнвар 1940 Җигән, Макаровский сельсовет[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 28 апрель 2007 (67 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | физик, университет профессоры |
Эш бирүче | Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Владимир Николаевич Стариков — 1940 елның 15 гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Ишембай районы Җигән авылында туган[1].
1961—1966 елларда Башкорт дәүләт университетында укый.1966 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шунда ук эшкә кала.1970 елдан 1973 елга кадәр ССРБ ФА БФ-та өлкән гыйльми хезмәткәр, лаборатория мөдире булып эшли.1973 елдан Төмән индустриаль институтының исәпләү математикасы кафедра мөдире.
1975 елдан Уфа дәүләт сервис институтының исәпләү үзәгенең, 1983 елдан Автоматик проектлау системасы бүлегенең гыйльми җитәкчесе, 1990 елдан — информатика кафедра мөдире вазифаларын башкара.1991—1994 елларда Уфа авиация институтының проректоры һәм Башкортстан Республикасының яңа мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе.
1994—2003 елларда Уфа дәүләт сервис институтының информатика кафедра мөдире, бер үк вакытта 1996—1998 елларда Башкорт дәүләт университетында укытуның яңа мәгълүмат технологияләре кафедра мөдире һәм 1997 елдан Интернет үзәге директоры.
2003— 2007 елларда Бөтенрусия читтән торып уку финанс-икътисад институтының Уфа филиалында фәнни эшләр буенча директор урынбасары булып эшли[1].
Галимнең фәнни эшчәнлеге математик модель әзерләүгә, мәгълүмат технологияләрен эшләүгә багышланган. Стариков Владимир Николаевич тарафыннан скважиналарны геофизик тикшерү ысуллары үстерелгән, нефть-газ ятмаларын Монте-Карло ысулы белән эзләү, разведкалау һәм эксплуатацияләүнең геолик мәсьәләләре хәл ителгән, укытуның компьютер системалары, югары уку йортлары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары һәм башкалар уйлап табылган[1].
170 тән артык фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.