Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Владимир Бехтерев, Владимир Михаил улы Бехтерев, рус. Бехтерев Владимир Михайлович (1857, Вятка губернасы, Саралы авылы — 1927, Мәскәү) — табиб, психиатр, невролог, психолог. Казан дәүләт университеты профессоры (1885-1893), Санкт-Петербург психоневрология институтын (1908) һәм Кешенең баш мие институтын (1918) оештыручы, медицина фәннәре докторы, академик. РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1927).
Владимир Бехтерев | |
---|---|
Туган телдә исем | Владимир Михаил улы Бехтерев |
Туган | 1 февраль 1857 Вятка губернасы Саралы авылы (хәзерге Алабуга районы Бехтерево авылы) |
Үлгән | 24 декабрь 1927 (70 яшь) Мәскәү |
Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
Яшәгән урын | Россия империясе |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Әлма-матер | Император тыйб-хирургия академиясе[d] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d] |
Һөнәре | табиб |
Эш бирүче | Казан император университеты[1] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d][2] |
Җефет | I — ? II — Берта Яков кызы |
Балалар | улы Петр (1886-1938) кызы Ольга |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1927) |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
1857 елның 1 февралендә Вятка губернасы Алабуга өязе Саралы (хәзерге Алабуга районы Бехтерево) авылында становой пристав (полиция чины) Михаил Павел улы һәм Мария Михаил кызы Бехтеревлар гаиләсендә туган. Вятка шәһәре гимназиясен тәмамлагач (1873), Санкт-Петербург император медик-хирургия академиясенә (соңрак Хәрби–медицина академиясе) укырга керә. Әлеге уку йортына очраклы рәвештә генә эләксә дә (газетада белдерү күреп ала, документларын һәм гаризасын кабул итүнең соңгы көнендә тапшыра, кабул итү өчен кирәкле 17 яше туларга ярты елы җитми), кешенең баш мие буенча дөньякүләм танылган белгеч булып үсә. 24 яшендә «Кайбер рухи авырулар вакытында кешенең тән температурасын клиник тикшерү тәҗрибәсе» (рус. Опыт клинического исследования температуры тела при некоторых формах душевных заболеваний) темасына медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклый (1881). 1879 елда Санкт-Петербург психиатрлар җәмгыятенә кабул ителә.
1927 елның 24 декабрендә кинәт вафат була. Оныгының улы С.В. Медведев фикеренчә, В.М. Бехтеревны В.И. Ленинга «баш мие сифилисы» дигән диагноз куйган өчен үтергәннәр.
Баш мие төзелешен бик яхшы белүчеләр икәү генә: Аллаһы һәм Бехтерев Ф. Копш, алман профессоры |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.