From Wikipedia, the free encyclopedia
Вера Николаевна Белицер (1903-1983) - совет галиме, тарих фәннәре докторы, этнограф.
1903 елда Рязань шәһәрендә туган . 1925 елда Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетында этнология -лингвистика бүлекчәсен тәмамлаган. 1925-1941 елларда - Мәскәү шәһәрендә Халыкларны өйрәнү музее хезмәткәре 1941-43 елларда - эвакуациядә. 1943 елда Мәскәүдә СССР Фәннәр Академиясе Этнография институтының (Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты) аспирантурасына укырга керә. 1945 елда «Удмуртларның халык киемнәре. Этногенезы буенча материаллар» дигән тема буенча кандидатлык диссертациясе яклый 1945 елдан алып 1952 елга кадәр коми-пермякларның төп этнографик төркемнәре яшәгән барлык территорияләре буенча этнографик экспедицияләр үткәрә. 1959 елда комиларның этнографиясе буенча докторлык диссертациясе яклый 1983 елда Мәскәүдә вафат була.
В. Н. Белицер Идел буе һәм Кама буе халыкларының - мордвалар, удмуртлар, башкортлар, коми-зырян, коми-пермяк, чуашларның этнографиясен эзләнү-тикшеренү эше белән шөгыльләнә. Иң яхшы нәтиҗәләргә В.Н. Белицер Идел буе һәм Кама буе халыкларның традицион киемнәрен өйрәнү өлкәсендә ирешә - коми, удмурт, мордва, чуаш милли киемнәрен җентекләп өйрәнә. Тикшеренү нәтиҗәләре аның берничә монографиясендә чагылыш тапкан.
Вера Николаевнаның эзләнү эшләре Идел буе һәм Урал буе халыкларның бер‑берсенә йогынтысын өйрәнүгә карый. Башкортстан буйлап этнографик экспедицияләрдә катнаша: 1937 елда башкортларның бизәү‑кулланма сәнгате, көнкүреше буенча материаллар җыя.
Башкортлар арасында җыйган коллекциясенең бер өлеше (24 предмет) Тарих музеенда (Мәскәү), икенче өлеше - балалар уенчыклары - Сергиев Посад шәһәрендә Уенчык музеенда саклана [2]
Аның "Курайсы Банат Гастинова" дип аталган фотосы да Мәскәүнең Тарих музеенда И 1834-159 саны белән саклана
В. Н. Белицер СССР Фәннәр Академиясе Этнография институтының "Дөнья халыклары" сериясе фундаменталь хезмәтләрен әзерләүдә актив катнаша. Соңыннан күп томлы "Гомуми этнографик очерклар" өчен "Идел һәм Кама буе халыклары" бүлеген әзерли ( П.В. Денисов, Р.Г. Мөхәмәдиева,Р.Г. Кузеев , С.Н. Шитова катнашлыгында) [3]. Монда ул Башкортстан, башкортлар турында да тикшеренү мәгълүматларын яза.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.