Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Васыятьнамә — гражданның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече. Васыятьнамә — язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм васыятьнамә язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланырга тиеш. РФ ГКның 541 нче статьясында васыятьнамәнең нотариус тарафыннан түгел, ә башка хезмәт урынындагы затлар тарафыннан раслану мөмкинлеге очраклары да каралган: хәрби часть командиры, судно капитаны, хастаханәнең баш табибы, экспедиция башлыгы һ. б.
Васыятьнамә Алабуга шәһәре, ике мең бишенче ел, җиденче апрель. Мин, Әхмәтшин Гариф Закир улы (адресым: Алабуга шәһәре, Тынычлык урамы, 15 нче йорт, 61 нче фатир), бу васыятьнамә белән түбәндәге күрсәтмәне бирәм: 1. Үлгән көнемә минеке булган барлык мөлкәтемне, ул нәрсәләрдән генә торса да, кайда гына булса да, мин Гарипов Ирек Габдулла улына васыять итеп калдырам. 2. Россия Федерациясе Граждан кодексының 527 нче статьясы эчтәлеге миңа аңлатылды. 3. Васыятьнамәнең бер нөсхәсе_______ дәүләт нотариаль конторасында (нотариаль контораның адресы) саклана, бер нөсхәсе васыять язучы Әхмәтшин Гариф Закир улына бирелә. _______________ (имза) Бу васыятьнамә 2005 нче елның егерменче апрелендә дәүләт нотариаль конторасы нотариусы И. А. Моратов тарафыннан расланды. Васыятьнамәгә Әхмәтшин Гариф Закир улы тарафыннан мин барында имза куелды. Васыять калдыручының шәхесе ачыкланган, хокуктан файдалану сәләте тикшерелгән. Дәүләт нотариусы _____________ И.А.Моратов (имза) Мөһер
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.