From Wikipedia, the free encyclopedia
Бәрдибәк яки Мөхәммәт Бәрдибәк (tat. lat. Bärdibäk(үле сылтама), بردی بک 1359-1310) - Алтын Урда ханы (1357-1359). Җанибәкнең улы һәм дәвамчысы.
Бәрдибәк | |
---|---|
Алтын Урданың сигезенче ханы | |
Вазыйфада 1357 – 1359 | |
Аңа кадәр | Җанибәк |
Дәвамчысы | Көлпә |
Җучи Олысының ун өченче хакиме | |
Туган | 1310 |
Үлгән | 1359 |
Балалар | Толынбәк-ханум |
Әти | Җанибәк |
Миһербансыз бастыру сәясәтен үткәргән хан.
Әтисе Җанибәк хан җитәкчелегендә 1356 елда Фарсы Иленә яуда катнашкан, шушы сугышта Алтын Урда җиңгәннән соң дәүләткә Азәрбайҗан кушылган һәм Фарсы Иленең Тәвриз шәһәрен басып алынган. Яудан соң Җанибәк улын Тәвриз хакиме итеп билгеләгән. Ләкин 1357 елда сугыштан кайткач Җанибәк авырып киткән һәм Бәрдибәк Тәвриздән Алтын Урда башкаласына ашыгып кайткан.
Җанибәк 1357 елда үлгән, кайбер чыганаклар буенча сугыштан соң үз үлеме белән авырып үлгән, рус чыганак буенча Бәрдибәк яклылары Җанибәкне үтергәннәр, Бәрдибәк идарә итүеннән рус үпкәләренә күрә рус чыганагы ышанычлы түгел.
Бәрдибәк рәхимсез сәясәтен үткәргән: үз тәхетен югалтырга куркып туганнарын үтерергә боерык биргән. Нәтиҗәдә Бату хан нәселеннән 12 вәкилләр үтерелгән булган.
Бастыру сәясәте нәтиҗәсендә күп күренекле татар морзалары, аксөякләре көнбатышка, Литвага, Рус Олысына китәргә дучар булганнар. Алар арасында мәшһүр эшлеклеләр бабалары - Кутузовлар, Суворовлар, Болгаковлар, Бердяевләр, Толстой (Идрис морза), Нахимовлар (Нахыйм), Түргеневләр, Карамзиннар (Кара морза) һәм бүтән.
Бәрдибәк Рус православ чиркәве ясак түләүдән азат итүне яңадан раслаган.
1358 елда Венеция сәүдәгәрләренә Кырым Олысында - Азак, Провато, Судак, Күктүбә шәһәрләрендә торырга һәм сәүдә итәргә рөхсәт биргән.
Гарәп тарихчысы Ибн Хәлдүнә буенча сарай даирәсендә бәкләрибәк вазифасында Мамай булган.
1359 елда Көлпә (кайбер чыганак буенча Бәрдибәк энесе [1]) түнтәрелешне оештырган, түнтәрелеш нәтиҗәсендә Бәрдибәк һәм аның яклысы Туглы-бай үтерелгәннәр. Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.
Бәрдибәк үлгәннән соң Алтын Урдада бөек чуалыш чоры башлана, рус кулъязмасында "великая замятня" дип йөртелгән.
Элгәре: Җанибәк |
Алтын Урда ханы 1357-1359 |
Аннары: Көлпә |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.