сүзләр чигенең билгесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Буш ара,[1] бушлык (ингл. space — бушлык, рус. пробел) — язу системаларының күбесендә сүзләр чиген билгели торган ике сүз арасындагы буш ара. Буш ара тыныш билгеләренә кагыла.
Буш ара — чагыштырмача соң уйлап табылган. Финикия, шулай ук борынгы яһүдләр, һәм арамейлар язуларының беренче вариантларында буш ара кулланылмаган. Юнаннар язуларында буш ара мең елдан артык кулланыла. Латин язуында борынгы заманда буш ара кайчагында очраган, аннары югалган һәм соңыннан кабат (якынча мең ел элеккә) әйләнеп кайткан. Иң борынгы славян ядкарьләрендә буш ара шулай ук кулланылмаган (глаголицада, шулай ук кириллицада); даими һәм бугенге мәгънәдә буш ара кириллицада XVII гасырдан соң гына кулланыла башлаган. Гарәп языуында буш ара XX гасырга кадәр кулланылмаган. Хәзерге заман кытай һәм япон телләрендә буш ара кулланмаска шулай ук мөмкинлек бар.
Буш ара кулланмый торган телләр язуларында ике сүз арасын күрсәтү өчен, төрле алымнар файдаланганнар һәм әле дә файдаланалар, мәсәлән:
Борынгы язуларда буш аралар белән (яки башка аеру ысул белән) аерым сүз түгел, ә олырак (сүзтезмә) яки ваграк (иҗек) сүзләр берәмлеге аерылган. Вьет язуында һаман да буш ара белән иҗекләрне аералар.
Күренә | Юникод | HTML | ||
---|---|---|---|---|
Исеме | Код | Унарлык | Уналтылык | |
« » | SPACE | U+0020 |   |   |
Буш ара куела:
Буш ара куелмый:
Өзелмәс буш ара — сүзләр юлында «гадәти» буш ара булып күренә торган, әмма сүзләрне күрсәтә һәм бастыра торган программаларга, шул урында сүзләр юлын өзәргә мөмкинлек бирми торган компьютер сүзләр кодировкасы элементы. Сүзләр юлын өзү сәламләнмәгән биткә салу кагыйдәләрен саклауны автоматлаштыру өчен кулланыла (күбрәк җиңел укылучанлык өлеше өчен), мәсәлән, инициаллар һәм фамилия арасында. Шулай ук күп кенә программаларда өзелмәс буш ара гадәти буш арадан сүзләрне киңлеге буенча тигезләгәндә сүз ара киңлеген үзгәртмәгәне белән аерыла. Өзелмәс буш араның Юникодтагы уналтылык коды: U+00A0.
Күп төрле санак төймәсарларында буш ара куя торган төймә иң озыны була, һәм, гадәттәгечә, ул төймәдә бер нинди билге, яки тамга юк.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.