Булат ИбраһимовГ. Камал театрында куючы рәссам (2002―2022). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2022)[1].

Кыска фактлар Булат Ибраһимов, Туган телдә исем ...
Булат Ибраһимов
Туган телдә исем Булат Фаил улы Ибраһимов
Туган 12 декабрь 1975(1975-12-12) (48 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2022)
Ябу

Тәрҗемәи хәле

1975 елда Чаллы шәһәрендә (вариант: Актанышта[2]) туа. Әтисе Фаил Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов, театр режиссёры, әнисе Зилә, музыкант[3]. 1991 – 1995 елларда Чаллы сәнгать училищесында (2007 елдан көллият) Ш. Мотыйгуллин, Л. Сафиуллин курсында укый. 1995 – 2000 елларда Санкт-Петербургның Театр сәнгате академиясендә белем ала.

Булат Ибраһимов Татарстанның күп кенә татар театрлары белән хезмәттәшлек итә. Әлмәт татар драма театрында ул Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», З.Хәкимнең «Көзге романс» әсәрләрен сәхнәләштергәндә куючы рәссам буларак катнаша. Чаллы театрында «Язгы моңнар» (Ә.Гаффар), «Аты барның дәрте бар» (Н.Гаетбай), Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Сихерче» (Н.Гыйматдинова) спектакльләрен бизи.

2001―2002 елларда – Казан дәүләт яшь тамашачы театрында баш рәссам. 2002―2022 елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куючы рәссам[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.