Булат Гатауллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Булат Гатауллин, Булат Илдар улы Гатауллин (Булат Ильдарович Гатауллин; 1997 елның 18 июле, РФ, ТР, Казан) ― драма актёры, режиссёр, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты (2017 елның августыннан). «Тантана» (2021) һәм Муса Җәлил (2025) премияләре лауреаты. 2024 елда «Алтын битлек» фестиваленең махсус премиясен алган «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә уйнаган 2 актерның берсе [1].
Тәрҗемәи хәле
1997 елның 18 июлендә Казан шәһәрендә өч балалы гаиләдә туган. Әтисе чыгышы белән Норлат, әнисе Апас районыннан, «Оргсинтез» заводында эшләгәндә танышып кавышканнар. Балачагы Апас районының Сатмыш авылында узган[2]. Биш яшеннән бию түгәрәгенә йөргән, музыка мәктәбендә балалайка классында укыган, оркестрда уйнаган.
Шәүкәт Биктимеров исемендәге Казан театр училищесын (2017, остазы Тәслимә Фәйзуллина), Казан дәүләт мәдәният институтын (читтән торып, 2022) тәмамлаган. Диплом спектакле ― «Гөлчәчәк».
Хезмәт юлы
2017 елның августыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт итә.
Иҗаты
2024 елда «Алтын битлек» махсус премиясе алган «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә уйнаган 2 актерның берсе. Театрда баш рольләрдән башлаган, аннары икенче пландагы һәм эпизодик рольләр киткән.
Башкарган рольләре
- Кариев театры
- Хәлил, Садри ― «Галиябану» (М. Фәйзи, 2017);
- Тренер ― «Ак Барс маҗаралары» (Х. Ибраһим, 2017);
- Кәрим Тинчурин ― «Артист» (Р. Зәйдулла, 2017);
- Хәлим – «Нигез ташлары» (Т. Миңнуллин, 2017);
- Илбарс ― «Асылкош җыры» (Р. Мөхәммәтшин, 2018);
- Эдвард ― «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (Кейт диКамилло, Н. Кәримова тәрҗемәсе һәм сәхнәләштерүе, 2017);
- Миннегали ― «Кәҗүл читек» (Г. Исхакый, Н. Кәримова, 2018);
- Алхимик Рөстәм ― «Алхимик» (Пауло Коэльо, Р. Батулла тәрҗемәсе, Ф. Янышева сәхнәләштерүе, 2018);
- Хаммат ― «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р. Вәлиев, 2018);
- Бәрән ― «Убыр-шоу» (З. Хөснуллина, 2018);
- массовкада ― «Зәйтүнәкәй» (Р. Батулла, 2019);
- массовкада ― «Башмагым» (Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзи);
- Шаян ― «Светофорда кунакта» (Ә. Камалиев, 2018);
- массовкада ― «Алмачуар» (Г. Ибраһимов, Ф. Галиев, 2019);
- массовкада ― «Печән базары» (Р. Әюпов, 2019);
- Карга ― «Килмешәк» (Х. Ибраһим, 2019);
- Булат ― «Ләйлә вә Мәҗнүн» (Н. Ганҗәви, Ю. Тупикина, Л. Янсуар);
- Юлдаш ― «Юлдашның туган көне» (Д. Панина, Д. Бәдриев, Х. Уразова, 2019);
- Рафаэль ― «Шәй-бу! Шай-бу» (К. Кәримов, 2019);
- Карантен ― «Йомрыбаш» (Мари Од-Мюрай, Е. Корабельник, Р. Гобәева, 2019);
- Питер Пэнның дусты ― «Питер Пэн» (Дж. Барри, Р. Нәҗмиев, 2019);
- уртанчы ул, мәсхәрәләүче Паша, болыт ― «Хикмәт әкиятләре» (Н. Хикмәт, В. Тулякова, 2020);
- массовкада ― «Микулай» (М. Гыйләҗев, 2020);
- Кендек ― «Озын-озак балачак» (М. Кәрим, И. Казакбаев, 2020);
- Буссе, Мио ― «Мио, минем Мио» (А. Линдгрен, 2020);
- Көртлек ― «Тылсымбикә» (И. Зәйниев, 2020);
- Студент ― «Ак чәчәкләр кебек...» (Р. Мухина, 2021);
- Малай ― «Бәхетле көнем» (Е. Гороховская, 2021);
- Ибраһим ― «Сөннәтче бабай» (Г. Исхакый; Б. Минкин һәм Л. Әбүдарова, 2021);
- Марсель бабай, Хан ― «Камыр батыр» (М. Горвиц 2021);
- Ата мәче ― «Тимур һәм комета» (П. Коротыч, 2022);
- Ромео ― «Ромео һәм Джульетта» (У. Шекспир, 2022);
- Ат ― «Тау битендә Сабантуй» (И. Хафизов, Р. Абянов, 2024)
- биючеләр төркеме ― «Матурлык» (Ә. Еники; Б. Минкин)[3]
Куйган спектакльләре
- Кариев театры
- «Гөлчәчәк» хоррор-спектакле (татар халык әкияте, 2023)[4]
- «Шайтан. Егет. Кыз» («Шайтан һәм аның кызы» дигән татар халык әкияте буенча; Л. Фәизова сәхнәләштерүендә, 2024)
- «Муса. Моабит» (музыкаль-поэтик спектакль)
- Буа театры
- Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» дигән әсәре буенча эскиз, соңрак спектакль
- Балалар өчен «Пожарная команда» спектакле
- Туймазы театры
- Ркаил Зәйдулла әсәрләренә таянып, мистик спектакль эскизы
Фильмография
- «Гашыйклар тавы» (режиссер Салават Юзеев) ― төп геройның яшь чагы
- «7.17» (режиссер Айнур Һадиев) ― авыл мәдрәсәсендә укытучы төп герой
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Әкияти палитра» III Регионара яшьләр театрлары фестивале (Чабаксар, Чуашстан) ― лауреат
- «Тантана-2021» XI Республика театр премиясенең Казан мэрының махсус бүләге ― «Озын-озак балачак» спектаклендәге Кендек роле өчен
- 2024 ― Кариев театрының Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, спектакльдә уйнаган 2 актерның берсе Булат Гатауллин) «Алтын битлек» фестивале жюриеның «Ил язмышына катнашлык һәм милли герой эзләү өчен» махсус премиясенә лаек булган[5][6]
- 2025 ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ― театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен [7]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.