Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Булат Габитов, Булат Ильяс улы Габитов (1937 елның 16 ноябре, Алматы — 2004 елның 20 апреле, Алматы) — кинодраматург, режиссер, «Казакътелефильм» студиясен оештыручыларның берсе, Казакъ ССР кинематографистлары берлегенең беренче сәркатибе (1981-1984), Казакъ ССР Госкино баш мөхәррире, ССРБ кинематографиясе отличнигы.
Булат Габитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Булат Ильяс улы Габитов |
Туган | 16 ноябрь 1937 Алматы |
Үлгән | 20 апрель 2004 (66 яшь) Алматы |
Милләт | чала казакъ[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Казакъстан |
Әлма-матер | А. М. Горький ис. Әдәбият институты |
Һөнәре | кинематографист, режиссер |
Балалар | кызлары Җәмилә, Ләйлә, Умил |
Ата-ана |
|
1937 елның 16 ноябрендә Алматыда туган. Әтисе Ильяс Җансүгиров (1894-1938), сәяси репрессиягә эләккән шагыйрь, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә. Әтисе улын бер генә мәртәбә күреп кала, шул елны аны атып үтерәләр. «халык дошманы улы» келәймәсе белән, Булатка күп авырлыклар күрергә туры килә.
«Геолог-нефтьче» белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетының (хәзерге Әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университеты) геология-география факультетын (1958), Казакъ ССР язучылар берлеге юлламасы буенча, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлеген (1963) тәмамлый. Алматыда һәм Мәскәүдә Олжас Сөләйманов белән бергә укый. Әдәбият институтын тәмамлагандагы диплом эше — Ильяс Җансүгировның «Иптәшләр» романын рус теленә тәрҗемә итү була. 1967 елда китап «Нәфрәт канатлары» (рус. Крылья ненависти) исеме белән нәшер ителә.
30 дан артык документаль һәм нәфис фильм төшергән: «Нурәкә» (ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы Нурмулла Алдабиргәнов турында), «Апа», «Рекламация», «Интервал», «Чокан эзләреннән» (рус. По следам Чокана), «Җиңүгә 5 адым» (рус. Пять рубежей к победе), «Ораз җирендә» (рус. На земле Ораза), «Турксиб», Сугышның соңгы елы иде (Озын Киек Каз Юлы, рус. Долгий млечный путь[2]), «Барлык боҗралар аша» (рус. Через все круги), «Кичүдә» (рус. На перевале[3]), «Үзеңә исем яса» (рус. Сотвори себе имя) (Олжас Сөләймановның 60 еллыгына карата).
I хатыны Юлия (студент чакта өйләнешкәннәр).
II хатыны Карлыгаш Кантарбаева
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.