Имам әл-Бохари (Әбу Абдуллах Мухәммәд бин Исмәгыль бин Ибраһим бин әл-Мугыйра әл-Бухари әл-Җу'фи; 194/810 — 256/870) — мәшһүр Ислам галиме, «Әл-Җамиг әс-сәхих» хәдисләр җыентыгын төзүче.
әл-Бохари | |
---|---|
Туган телдә исем | Әбу Абдуллах Мухәммәд бин Исмәгыль бин Ибраһим бин әл-Мугыйра әл-Бухари әл-Җу'фи |
Туган | 810 (һ. 194, 11 шәүвәл) Бохара |
Үлгән | 870 (һ. 256) Сәмәрканд, Габбасиләр хәлифәлеге[d], Үзбәкстан |
Күмү урыны | Мемориальный комплекс имама Аль-Бухари[d] |
Ватандашлыгы | Габбасиләр хәлифәлеге[d] |
Һөнәре | имам, мөхәддис |
Ата-ана |
|
Ул һиҗри ел исәбе белән 194 елның 11 шәүвәлендә Бохара шәһәрендә туа. Яшли атасыз кала һәм сукырая. Ләкин вакыт уткәч, аның әнисе төшендә Ибраһим галәйһиссәләмне күрә, һәм пәйгамбәр аңа: «Аллаһ синең догаларың сәбәпле улыңа күрү мөмкинлеген кайтарды» - дия. Мөхәммәд ибн Исәмгыйль уналты яшендә Мәккәгә хаҗ кыла, шуннан соң берникадәр вакыт Гарәпстанда яши.
Имам әл-Бохари үзенең хәдисләрен, хәлифәлекнең төрле почмакларында очраткан, меңнән артык шәйхтан китерә. Аның кайбер шәйхлары: Хәммәд бин Шакир, Таһир бин Мәхлид, имам Әхмәд бин Хәнбәл, Гали бин әл-Мәдини, Мәкки бин Ибраһим әл-Балхи, Габдуллаһ бин Муса әл-Абси, Әбу Бәкр әл-Хумәйди, Ибраһим бин Мә'кил, Әбу Тальха бин 'Али әл-Бәради ән-Нәсәфи, Ибраһ бин әл-Мунзир, Әдәм бин Ийас, Абдан бин Усман әл-Мәрвази, Әбу 'Асим әш-Шәйбани һәм Йахйа бин Му'ин. Имам әл-Бохари хәдис җыю өчен ясаган сәяхәтеннән соң үзенең "Сахих"ын туплауга керешә, моңа 16 ел китә. Үзенең әйтүе буенча ул 600 000 хәдис тикшерә.
Имам әл-Бохари үзеннән соң бик күп хезмәтләр калдыра, һәм алар арасында иң атаклысы "Әл-Җәмигъ әс-Сахих". Аннан кала шәйх әл-Бохари "Әл-Әсма' вәл-куна", "әт-Тарих-ул-Кәбир", "Әс-сунан фил-фикһ", "Хальк аф'аль әл-'ибад", "Әл-әдәб уль-Муфрад" һәм "Әл-Кира'а хәлф-ул-имам" исемле китаплар авторы. Имам Бохари бала чактан ук хәдисләр ятлауга сәләте белән аерылып торган.[1]
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.