From Wikipedia, the free encyclopedia
Бохара татарлары (бохарлыклар) — Россия империясе халкы составында этнографик һәм социомәдәни төркем. Килеп чыгышы буенча Бохара ханлыгыннан чыгучылар. Себер татарлары формалашуында сизелерлек өлеш керткәннәр.
Бохара татарлары | |
Үз аталышы |
татарлар |
---|---|
яшәү җире |
Россия, Көнбатыш Себер |
Теле | |
Дине |
мөселманнар |
Бүтән халыкка керүе | |
Килеп чыгуы |
Этник яктан, бохарлыклар үзбәк, таҗик һәм уйгурларны, азрак санда казакъларны, кыргызларны һәм каракалпакларны үз эченә алганнар. Төп телләре булып фарсы һәм чагай телләре торган. Бохара сәүдәгәрләре Бохар ханлыгыннан читтә сәүдә иткән, шуның аркасында бохарлыклар, нигездә, сәүдәгәр халкы итеп кабул ителгән.
XIV гасырда, Себергә даими рәвештә күп ислам вәгазьчеләре килә. Алар мәктәпләр ачып, себер татарларын грамотага өйрәткәннәр. Аларның күбесе биредә яшәргә дә калганнар. Инде Күчем-хан чорында бирегә Бохара сәүдәгәрләре дә килә башлаган. Себер яулаганнан соң, Россиядә Урта Азия илләре белән сәүдә итү туктала. Моннан бөтен якта да зыян күрә. 1596 елда воевода Григорий Иванович Доможиров аша патша Федор Иоаннович бохарлыларга пошлинасыз сәүдә күрсәтмәсе бирә.[1] Бохаралылар Себергә ялгыз гына да, гаиләләре белән дә күченеп килгән.
Башта сәүдә үзәге Тубыл шәһәрендә урнашкан була, аннары Тарага һәм Себернең башка шәһәрләренә тарала. Тубыл губернасында төрле өязләрдә берничә Бохара волосте була. Аерым алганда, XX гасыр башына кадәр Тубыл губернасының Тара өязендә нигездә бохара татарлары яшәгән Бохара волосте була. Бохаралылар бик күп сәүдә ташламалары ала. Үз кулларында көнчыгыш тауарлары белән сәүдә итүне тотканнар. 1648 елдан башлап бохарлылар Себердән Казанга, Әстерханга, Архангельск һәм Россиянең башка шәһәрләренә ирекле йөрү хокукы алалар.
XVII гасыр ахырына кадәр бохарлыларның җир биләмәләре булмый. Соңрак кына игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар.[2] XVIII гасырдан башлап рус сәүдәгәрләре басымы астында Россия хөкүмәте бахара татарларын кыса башлый.
Бохаралылар татарлар белән бер авылда яшәгәннәр. XIX гасыр ахырына бохарлылар инде себер татрларыннан берни белән дә аерылмый башлыйлар. Алар үз теллләрен, мәдәниятен онытканнар һәм тулысынча татарлар тарафыннан ассимиляцияләнгәннәр. Рәсми статистика аларны 1926 елга кадәр аерып тора. Алай да «бохаралы» милләте 1930 еллар башына кадәр документларда очраган әле. Бүген бохаралы исеме бары тик Бохара шәһәрендә яшәүчеләргә карата гына кулланыла.
Төмәннең аргы өлешендә Бохара бистәсе дип аталучы шәһәр районы бар. Төмәндән ерак түгел урнашкан Ямбай һәм Турай авылларында бохарлылар нәселе кешеләре яши. Шулай ук Омск өлкәсе территориясендә XV—XVII гасырларда бохарлылар тарафыннан нигез салынган берничә торак пункт бар (Яланкүл, Үләнкүл, Кызатау, Аубаткан, Тусказан һәм башкалар).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.